4 август 2018 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләре, колак салыгыз: кирәге чыгар
ХУҖАБИКӘГӘ ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
-
"Бәкер"дә бал көне узачак
Иртәгә, 5 августта "Бәкер" шифаханәсендә бал көне узачак.
-
Лениногорск әти-әниләре министрга сорау бирә ала
29 августта Мәскәүнең бер мәктәбендә Россия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак.
-
10 яшьлек Татарстан малае Сочида фаҗигале төстә үлә
Сочи шәһәре хакимияте бала мәетен Татарстанга алып кайту чыгымнарын тулысынча каплаячагын белдергән. Фаҗига Лазаревское районында 3 август көнне булган.
-
Августта җыеп каласы файдалы үләннәр...
Кычыткан яфраклары төнәтмәсен кан куерганда, гастритны дәвалаганда, эчке органнар канаганда кулланалар. Ул шулай ук чәчне үстерә һәм ныгыта. Моннан тыш, кычыткан бозымнан да саклый икән. Моның өчен кычыткан себеркесе бәйләп, өйне шуның белән себереп чыгарга кирәк. Ул энергетиканы чистарта, өйне һәм гаилә әгъзаларын күз тию һәм бозымнан саклый.
-
Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә
Иртәгә көндез республикада һава температурасы 23-28 градус булачак.
-
Иң симез песиләрнең берсен диетага утыртканнар
Интернетта Бронсон кушаматлы бик симез песигә багышланган Инстаграм бите популярлаша бара.
-
ЗАҺИД БЕЛӘН МӘҮЛИДӘ КЫЙССАСЫ
Фахирә карчык йөгерә-атлый өенә ашыкты. Кеше ярдәменнән башка йөри дә алмас хәлгә калган килененә өметле хәбәрне тизрәк җиткерү иде аның теләге. Башкортстанның Камышлы төбәгендә күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра ала торган багучы бар икән, дип кайтып сөйләгәч, килене Мәүлидәнең күзеннән яшь тәгәрәде. Әмма шатлыктан идеме бу яшь, кайгыданмы — кайнанасы аңламады. Кичен улы Заһид эштән кайтып ашарга утыргач, Фахирә карчык көндез күргән, ишеткәннәрен бик тәфсилләп яңадан сөйләде.
-
БӘРӘҢГЕ ПИЛМӘНЕ
Кирәк: - 1 стакан җылымса су; - 3 стакан он; - 4-5 бәрәңге; - 2 суган; - пычак очында чәй содасы; - үсемлек мае; - тоз.
-
Россиядә туу турында электрон таныклыклар гамәлгә керергә мөмкин
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы «артык эштән» арындырырга тәкъдим иткән.
-
Илһам Шакиров пароходта барганда суга ташланырга тели – аны нәрсә туктата?
Моннан 20 ел чамасы элек Зәй районының Дүртмунча авылында Илһам Шакировның бертуганы Зәйнәп апа белән очрашкан идем. Сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма аның Илһаметдиннең балачагы турында сөйләгәннәре күңелдә саклана әле. Сакланмас иде, Илһам абыйның җырларын ишеткән саен, ул балачакта күргән гыйбрәтләрне искә төшерми, дусларыма сөйләми калганым юк.
-
Роберт Миңнуллин орденга лаек булды
Күренекле шагыйрь, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Миңнуллинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденына лаек. Бу хакта Татарстан Президенты Указы дөнья күргән.