Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан синоптиклары иртәгә яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималын искәртә

Иртәгә көндез республикада һава температурасы 23-28 градус булачак.

Иртәгә, 5 август көнне, Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип кисәтә Татарстан синоптиклары.  

Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Моннан тыш, боз явуы да ихтимал, диелә Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан һава торышы бозылу турында хәбәрдә. 

Төнлә һава температурасы  14-19 градус җылы булачак, ә көндез 23-28 градус эсслек көтелә. 

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев