Лениногорск әти-әниләре министрга сорау бирә ала
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск әти-әниләре министрга сорау бирә ала

29 августта Мәскәүнең бер мәктәбендә Россия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак.

Мәскәүдәге төп мәйданчык  белән 6 федераль округтан  Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак. Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.

Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар.

Чыганак:http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1254083.htm


Нет комментариев