Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар телен укыту турындагы сорауны Дәүләт Советы 8 ноябрьдә караячак

Узган утырышта республиканың башкарма хакимияте һәм Татарстан Прокуроры адресына Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту хакында юлланган сораулар җавапсыз калган иде. Шуңа күрә сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Барыннан да бигрәк парламентарийларны җәмгыятьтә милли һәм тел аерымлыклары нәтиҗәсендә килеп туган хәлләр борчуга салды....

Узган утырышта республиканың башкарма хакимияте һәм Татарстан Прокуроры адресына Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту хакында юлланган сораулар җавапсыз калган иде.


Шуңа күрә сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Барыннан да бигрәк парламентарийларны җәмгыятьтә милли һәм тел аерымлыклары нәтиҗәсендә килеп туган хәлләр борчуга салды. Моннан тыш мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре барган вакытта укыту планнарына үзгәрешләр кертә башладылар. Татар теле укытучыларын кыскартуга кагылышлы сораулар барлыкка килде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Министрлар кабинеты һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомумбелем бирү мәктәпләрдә Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту буенча яңа стандартлар әзерләнгән, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышын ачып, - федераль үзәк белән килештерү эшләре бара, белүемчә беркадәр компромисска ирешелгән, шуңа күрә мәсьәләне карауны озакка сузуның мәгънәсе юк. Каникуллар тәмамланып килә (7 ноябрьдән мәктәпләрдә икенче чирек башлана - ред. иск.), укуларны дәвам итәргә кирәк. Болардан тыш мәктәпләрдәге, җәмгыятьтәге киеренкелекне дә бетерергә кирәк. Якларның мәнфәгатьләрен саклаган хәлдә дөрес карар кабул итәрбез дип ышанам».

Парламент башлыгы әйтеп үтүенчә, утырышның көн тәртибен киңәйтү каралмый.


Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев