4 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Шөгернең "Яшьлек" паркында өмә узды (ФОТОЛАР)
Халыклар бердәмлеге көнендә Шөгернең "Яшьлек" паркында өмә узган. Бу хакта Шөгердән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда COVID-19дан өйдә дәвалану өчен препаратларны ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар
Хәзер республикада дарулар җитештерүчеләр һәм аларны җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла.
-
Лениногорскилы ачык канализация люгына зарлана
Лениногорскилы социаль челтәрдә ачык канализация люгына зарланып язган. Аның язуынча, Тукай урамы, 1нче йорт тирәсендә канализация люгы ачык. Аны фанера кисәге белән генә каплап куйганнар, бу бик куркыныч. Моны яхшы итеп, тиешенчә эшләп куярга кирәк, дип язган автор.
-
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: күрше киңәше буенча коронавирус препаратларын сатып алып куярга кирәкми
Препаратларны дәвалаучы табиб кына билгели ала.
-
Кулердан су эчүнең дә зыяны бар
Кулердан су эчү һәрчакта куркынычсыз булмый. Бу турыда Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева сөйләгән.
-
Азнакайның мәктәп директоры Төркиядә катер суга бату нәтиҗәсендә һәлак булган
3 ноябрьдә Төркиянең Аланья шәһәрендә диңгездә сәяхәт вакытында катер батып, Азнакай шәһәренең мөмкинлеге чикле балалар мәктәбе директоры Данияр Мөхитов һәлак булган.
-
Районыбызның Мичурин авылы җирлегендә күптөрле милләт халкы бердәм яши, күбесе татарча сөйләшә
Лениногорск – күпмилләтле район. Төрле халык вәкилләренең үзара аңлашып, дус яшәүләре белән чын күңелдән горурлана алырлык авыл җирлекләре бар бездә.
-
Төркиядә җир тетрәүдән соң 91 сәгать узгач 4 яшьлек бала коткарылган
Айда Гезгин исемле кыз бала Измирдәге җир тетрәүдән соң җимереклекләр астыннан исән килеш табылган 107нче кеше булган.
-
Россиядә медицина белешмәләрен QR-код ярдәмендә тикшерә башларга мөмкиннәр
Россиядә медицина белешмәләренең бердәм электрон базасын, шулай ук аларны QR-коды ярдәмендә тикшерү өчен система булдырырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән хат юллаган. Бу турыда RT хәбәр итә.
-
Бәйрәм гражданлык һәм патриотизм, рухи камилләшү һәм чын кыйммәтләргә тугрылык идеалларын берләштерә
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате.