Татарстанда COVID-19дан өйдә дәвалану өчен препаратларны ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар
Хәзер республикада дарулар җитештерүчеләр һәм аларны җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла.
Татарстан Республикасында COVID-19дан өйдә дәвалану өчен препаратларны ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар. Хәзер дарулар җитештерүчеләр һәм аларны җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, монополиягә каршы федераль хезмәт бәяләрне күзәтергә һәм антибиотикларга, вируска каршы препаратларга бәяләрнең артуына юл куймаска тиеш. «Без бу (контрактлар төзү) нәтиҗә бирер дип өметләнәбез, һәм без Татарстанга дару чараларының яңа партиясен алачакбыз», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев