5 июнь 2016 яңалыклары
-
Шөгердә балалар Сабан туе узачак
7 июньдә Шөгер авылы мәдәният йортында балалар Сабан туе узачак. Программада: җыр-биюләр, шигырьләр, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту һ.б. уеннар урын алачак. Бәйрәм төрле күңел ачу чараларына да бай булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!! дип хәбәр итә Шөгер күпфункцияле үзәгенең социаль челтәрдәге төркеме
-
Чистайдагы янгын турында яңа мәгълүмат
Кичә көндез Чистайда Урицкий урамындагы бер йортта янгын чыга. Анда 1981 һәм 1983 елгы хатын-кызлар, 1984 елгы ир-ат, 2012 елгы кыз бала гәүдәләре табыла. Алар - хуҗабикә Наталья, аның белән бергә торучы Артем, хуҗабикәнең дус кызы Альбина, аның 4 яшьлек кызы Сабина. Бүген бу факт буенча берничә яңа мәгълүмат пәйда...
-
Эш терәлсә акчага, ялың үтә бакчада
Җәйге ялын сәяхәттә уздырырга күнеккән россиялеләр быел аны, нигездә, Греция, Кипр, Тунис һәм Россиядә уздырырга җыена икән. Төркия белән Мисырга юллар ябылу, халыкның керем дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсе бу, ди белгечләр. Росстат агентлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел чит илгә чыгучылар саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 8,5 миллионга кимегән. Бер ел эчендә...
-
Дөньяның иң бай кешеләре арасында 15 россияле бар
Американың "Bloomberg" агентлыгы җир шарының иң бай 200 кешесен билгеләгән. Алар арасында 15 россияле бар. 56 нчы урында Владимир Потанин. «Норильск никеле» генераль директорының байлыгы $14,7 млрд. сум икән. Аннан соң 63 нче урында «Новатэк» оешмасы рәисе Леонид Михельсон. "Сколково" фонды президенты, олигарх һәм меценат Виктор Вексельберг та исемлеккә эләккән....
-
Бәкерне аккошлар да үз иткән
Бәкердәге "Озын күл" елгасына янәдән аккошлар очып килгән. Бу юлы алар 14 әү булып, шифахәнә табигатенә ямь биреп торалар икән. Кунаклар, ял итүчеләр мондый матурлыкка соклану мөмкинлегенә ия булган. Бу хакта шифаханәнең рәсми төркеме хәбәр итә.
-
Шөгер Сабан туе районныкын хәтерләтте (фотолар)
Кичә Шөгердә узган Сабантуй масштабы, кеше саны һәм оештырылуы белән районныкына тиң иде. Гадәттәгечә, ул Иске Шөгер белән Бәкер авыллары уртасындагы урман аланында узды. Көне дә бик матур булды. Быел "Лениногорская агрофирма"сы үзләренең төрле авыл бүлекчәләрендә хезмәт куючы кыр батырларын, алдынгыларны бирегә чакырып бүләкләде. Җитәкчелек рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шуңа да...
-
Татарстанда җиңел машина күпердән очып төшеп, ике кеше һәлак булган
Машина металл киртә-чикләгечкә бәрелеп, канауга әйләнеп капланган. Татарстанның Кайбыч районында җиңел машина күпердән түбән төшеп әйләнеп капланган, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига алдагы көнне Кайбыч - Куланга трассасында булган. "ВАЗ-2115" белән идарә иткән ир күпергә кергәндә иминлек тәэмин итәрдлек тизлек...
-
Яшь лениногорскилылар төрле төскә кергән (ФОТОЛАР)
Кичә урман паркында буяулар фестивале узган. Фотолардан күренгәнчә, бик күңелле булган, төрле төсләргә буялып беткәннәр.Социаль челтәргә куелган фотоларны бергәләп карыйк https://vk.com/gorod_leninogorsk фотолары
-
Лениногорскилылар,Бөгелмәдән Симферопольгә очарга мөмкинлек бар
4 июньнән «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең Бөгелмә-Симферополь рейсы кире кайтарылды. Бөгелмәдән самолет һәм шимбә көнне 7.10 сәгатьтә очачак һәм «Симферополь» халыкара аэропортына 10.10 да төшәчәк. Якшәмбе көнне Симферопольдән Бөгелмәгә самолет 14.30 сәгатьтә кузгалачак, 17.30 сәгатьтә инде ул Бөгелмәгә килеп төшәчәк. Юлдагы вакыт 3 сәгать тирәсе, билетлар бәясе 6,5 меңнән алып. Чыганак:http://intertat.ru/
-
Кояш баегач, изге рамазан ае башлана
Бүген кич кояш баегач, Рамазан ае башлана. Мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укыла, бу төнне мөселманнар уразага керә. Кылган догаларыгыз, тоткан уразаларыгыз кабуллардан булсын. Иртәгә, 6 июньдә, сәхәр вакыты тәмам 00:56. Авыз ачу вакыты : 20:01.