Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Шөгер Сабан туе районныкын хәтерләтте (фотолар)

Кичә Шөгердә узган Сабантуй масштабы, кеше саны һәм оештырылуы белән районныкына тиң иде. Гадәттәгечә, ул Иске Шөгер белән Бәкер авыллары уртасындагы урман аланында узды. Көне дә бик матур булды. Быел "Лениногорская агрофирма"сы үзләренең төрле авыл бүлекчәләрендә хезмәт куючы кыр батырларын, алдынгыларны бирегә чакырып бүләкләде. Җитәкчелек рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шуңа да...

Кичә Шөгердә узган Сабантуй масштабы, кеше саны һәм оештырылуы белән районныкына тиң иде.
Гадәттәгечә, ул Иске Шөгер белән Бәкер авыллары уртасындагы урман аланында узды. Көне дә бик матур булды.
Быел "Лениногорская агрофирма"сы үзләренең төрле авыл бүлекчәләрендә хезмәт куючы кыр батырларын, алдынгыларны бирегә чакырып бүләкләде. Җитәкчелек рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шуңа да бөтен тирә-як авыллардан да халык бирегә агылды. Машиналар куярга урын да калмады.
Атлар чабышында беренче урынны Яңа Иштирәкнеке Илдар Мөхәммәдиев алды.
Баш батыр булып Урдалы авылында туып үскән Марат Гарифуллин калды. Аңа тәкә һәм төсле телевизор бирелде.
Шулай ук милли уеннардан тыш абый-апалар ласталар киеп әтәч кууда ярышты, ир-егетләр хатыннарын тимер арбага утыртып мәйдан тирәләи йөгерде.
-Быелгы бәйрәм аеруча күңелле булды, - дип карап, күзәтеп утырды шөгерлеләр. Казан артистлары - Илназ Минвәлиев, Гүзәл Уразова төркеме җырчысы Наил Мөбәракшин җырлап, милли бәйрәм кунакларын рәхәтләнеп биетте дә.
Ләйсән Шәрәфетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев