5 июнь 2020 яңалыклары
-
Лениногорск районы фермеры грант откан
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясаганнар.
-
Тәүлек эчендә Татарстанда 50 кешедә коронавирус тапканнар
Татарстанда тәүлек эчендә 50 Covid-19 белән зарарлану очрагы ачыкланган. Шул ук тәүлек эчендә 105 кеше дәваланган.
-
Күпфункцияле үзәкләр Конституциягә тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итә башлый
5 июньнән Татарстандагы Күп функцияле үзәкләр РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Шәһәрдә Ленин исемендәге скверда ут сүндерелгән
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Ленин исемендәге скверда 3 июньнән башлап эшләр тәмамланганчы ут сүндерелгән.
-
Кытай Татарстанга ун ИВЛ аппараты тапшырачак, Лениногорск хастаханәсе дә алачак
Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияли торган ун аппарат тапшырачак. Алар авыр хәлдәге, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Казаннан Сочига туры рейслар 17 июньдә ачылачак
AZUR air авиакомпаниясе 17 июньнән Казаннан Сочига оча торган рейсларны ача. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.