Кытай Татарстанга ун ИВЛ аппараты тапшырачак, Лениногорск хастаханәсе дә алачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Кытай Татарстанга ун ИВЛ аппараты тапшырачак, Лениногорск хастаханәсе дә алачак

Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияли торган ун аппарат тапшырачак. Алар авыр хәлдәге, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

 

«Зур бизнес Татарстан табибларына ярдәм итте. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан ун инвазив булмаган ИВЛ аппаратын бушлай кайтаруны тәэмин итте», — диделәр республика ведомствосында.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге җайланмалар Covid-19 белән авырган пациентларны кабул итү өчен җиһазландырылган вакытлыча инфекцион госпитальләргә тапшырылачак, дип аңлаттылар. Бу эш шушы көннәрдә башкарылачак, аппаратлар Казанга кайтарылган инде.

Сигез аппарат Чаллыдагы дәвалау оешмаларына тапшырылачак: дүртесе - бишенче шәһәр хастаханәсенә, икесе - икенче шәһәр хастаханәсенә, тагын ике аппарат - сугыш ветераннары госпиталенә. Моннан тыш, ике аппарат Лениногорск район үзәк хастаханәсенә биреләчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 


Нет комментариев