AZUR air авиакомпаниясе 17 июньнән Казаннан Сочига оча торган рейсларны ача. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейслар атнага ике мәртәбә — чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан Сочига очу вакыты 2 сәгать 45 минут.
Рейслар Boeing 767-300 лайнерында булачак, ул эконом-класс салонында 336 пассажирга исәпләнгән.
Билет бәяләре бер якка 2 452 сумнан башлана.
https://tatar-inform.tatar/news/society/03-06-2020/kazannan-sochiga-tury-reyslar-17-iyund-achylachak-5747326
Нет комментариев