6 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 16 яңа очрак, Әлмәттәге очрак расланмады
Әлмәт районында коронавирус йоктыруга шик булган авыруның тест нәтиҗәсе тискәре булып чыкты, әлеге факт расланмады.
-
Быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин
Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Суга кагылышлы киңәш-тәкъдимнәр
Ризыкны су белән юдырырга ярамый, дигән миф киң таралган. Имеш, су ашказаны согын сыеклатып, ризыкның эшкәртелүенә комачаулый. Моңа фән ягыннан күз салыйк.
-
Пандемия тәмамланганнан соң ихтыяҗ кимиячәк һөнәрләр билгеле
Яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң, кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ булмаячак яки алар артык конкурентлы булачак. Бу хакта Прогрессив белем бирү институты экспертлары вазгытькә уздырган анализ нәтиҗәләре турында RT хәбәрт итә.
-
Лениногорск урамнарындагы чокыр-чакырларны ямыйлар
Шәһәр эчендәге юллар да сыйфатлы булуы белән мактана алмый. Шулай ук район эчендәге юллар төзекләндерүне көтә. Кыскасы, эш күп.
-
Әнвәр Нургалиев гаиләсенә кайгы килгән
«Кызганычка каршы әнием кичә китеп барды. Бик авыр әлегә ышанасы килми. Күпме тырышсак та саклап алып калып булмады» дип язган ул инстаграм битенә.
-
Яңа атнага яңа йолдызнамә: фаразлар чынга ашармы?
Кучкар. Бик отышлы эш килеп чыгуы бар. Партнерлык һәм хезмәттәшлектән баш тартмагыз – алар матди файда китерә алачак. Әлеге йолдызлыкның кайбер вәкилләренә хезмәт баскычы буенча күтәрелү бәхете елмаячак. Көтелмәгән һәм куанычлы финанс сюрпризлары килеп чыгуы мөмкин.