Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск урамнарындагы чокыр-чакырларны ямыйлар

Шәһәр эчендәге юллар да сыйфатлы булуы белән мактана алмый. Шулай ук район эчендәге юллар төзекләндерүне көтә. Кыскасы, эш күп.

Узган атнада көннәр матур торганда, шәһәр юлларында чокырларны ямау буенча эшләр старт алды. Моңа Бөгелмә шәһәрендә асфальт-бетон заводын эшләтеп җибәрү һәм уңайлы һава шартлары ярдәм итте.


Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл хезмәтләре авария хәлендәге чокырларны ремонтлауга төп басым ясый. «БлагСтройДорХоз» көче белән Строительная  һәм Октябрь урамнары буенча ремонт эшләре алып барыла. Һава шартлары уңай булса, эшләр дәвам итәчәк.


Быелгы сезонда муниципаль районда юл-урам челтәрен ремонтлау буенча 3 программа эшли. Юлларның бер өлеше, программага бәйле рәвештә, вак таш белән капланачак,  10 урам участогында асфальт салачаклар, җирлек өчен мөһим булган гомуми кулланылыштагы юллар да, шул исәптән тротуарлар да ясалачак дип белдерделәр мэриядә.

Юл полотносын һәм ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауга аерым игътибар биреләчәк.

 

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев