Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Суга кагылышлы киңәш-тәкъдимнәр

Ризыкны су белән юдырырга ярамый, дигән миф киң таралган. Имеш, су ашказаны согын сыеклатып, ризыкның эшкәртелүенә комачаулый. Моңа фән ягыннан күз салыйк.

 

Ризык эшкәртелү физиологиясе:
Ашказанына азык порциясе эләккәннән соң, аның каты компонентлары катлам булып урнаша, ә сыек лык һәм ашказаны согы аларның кырыеннан агып, ашказанының дисталь бүлегенә күчә.
Функциялек буенча ашказаны проксималь (ризыкны саклау) һәм дисталь (бутау һәм эшкәртү) бүлекләренә аерыла.

Суны кайчан: ашаганда, ашаганчы яки туклангач эчәргәме?
Ач карынга эчкән су, ашказанының проксималь бүлегендә тоткарланмый, ә шунда ук дисталь бүлегенә эләгә һәм аннан тиз арада уникеилле эчәккә эвакуацияләнә.
Азык белән берьюлы эчелгән су да нәкъ шулай ук, ашказанының проксималь бүлегендә тоткарланмыйча, дисталь бүлегенә эләгә, ә кабул ителгән ризык бу вакытта проксималь бүлектә кала.

Су «ашкайнату утын» басамы?
Ашаганда (алдан яки соңыннан да) эчелгән су ашказанындагы кислотага (pH дәрәҗәсенә) да, ашказаны согы ферментлары эшчәнлегенә дә әһәмиятле йогынты ясамый.
Ашказаны ярыйсы гына катлаулы механизм. Ул сәламәт кешедә ашказаны согы концентрациясен үзлектән көйләргә сәләтле һәм нормаль күләмдә эчелгән су бу вакытта аның эшләвенә ярдәм генә итәчәк.

Ач карынга эчелгән су
Буш ашказанына эчелгән су, pH дәрәҗәсенә аз гына йогынты ясый кебек. Галимнәр ач ашказанының халәтен модельләштергәннәр: 250 мл су кертеп, 20 минут үткәннән соң, рН дәрәҗәсе 2.4 була, ә бер сәгать узгач – 1.7гә кадәр төшә.
Без, тере кеше ашказанындагы суның шуның озак лыгы тормаганын беләбез. Һәм күрсәтелгән сыеклык күләме, төрле факторлар белән бәйле төстә, уникеилле эчәккә иң күбе 30 минут эчендә күчә.

Ризык белән бергә эчелгән су
Туклану, процессның тулы бер рәте аркасында (ашарга җыену, азыкны күрү, исен тою, рефлекслар эшләп чыгу), кислота дәрәҗәсенә йогынты ясый: ул арта. Һәм вакыт узу белән, кими дә. 1000 ккал гадәтләнгәнчә ризык кабул иткәннән соң, рН 5кә кадәр күтәрелә. 60 минут узгач – 3, 2 сәгать үткәч – 2 һәм аннан да әзрәк күрсәткечкәчә төшә.

Нәтиҗә
Су – ашкайнатуда зур әһәмияткә ия. Аны кайчан телисез – шунда эчегез: ашаганчы, ашаганда, тукланганнан соң.


Су (яки нигезендә су булган теләсә нинди эчемлек) ашаганда берничә функция башкара. Алар арасында: азык өлешләрен үңәчтән ашказанына төшерү, зур кисәкләрне юдыру, кислота һәм ферментларына ярдәм итү.

Әгәр дә сусау сизәсез икән – эчегез. Сусау – тәнегезгә күбрәк су кирәклеген сиздерүче иң шәп күрсәткеч. Дөресен генә әйткәндә, үзегезне яхшы хис итәсез һәм теләгегездә бар икән, ризык артыннан су эчүегезне дәвам итегез.

 

http://yashel-uzan.ru

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев