7 февраль 2018 яңалыклары
-
Сөтле туңдырма
Туңдырманы өйдә дә әзерләп була. Аны ясау процессы ике өлештән тора: беренчесе - масса әзерләү, икенчесе - туңдыру. Масса әзерләү өчен, аерым савытка йомырка сыталар да, шикәр комы кушып, яхшылап туглыйлар. Аннары кайнаган сөт салып, агач кашык белән әйбәтләп болгаталар. Артык көчле булмаган ут өстендә (70 градус) болгата-болгата куерталар (кызу...
-
Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына ике ел булды
Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуына бүген ике ел булды. Бу хәл буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Көпә-көндез югалдылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән юлдашы шәех Нәҗметдин белән, якты күздә Казанга кайтып җитәргә дип, ике ел элек Мордовия башкаласы Саранскидан юлга чыккан...
-
Лениногорск шоферлары колагына
8 февраль көнне иртәнге 7 сәгатьтән 9.30га кадәр Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ГИБДД бүлекчәсе "Тоннель" операциясе үткәрә. Бу вакытта ДАИ хезмәткәрләре куркынычсызлык каешларын тикшерәчәкләр. Шунлыктан кагыйдәләрне саклап, сак йөрегез. Мәгълүмат эчке эшләр бүлегенең ГИБДД бүлекчәсе тарафыннан алынды. go.mail.ru/search_images?q фотосы
-
Урдалы җырчысы үз авылында концерт куйган (ФОТОЛАР)
Узган шимбә көнне авылдашыбыз, үзешчән җырчы Рәшит Ихсанов Урдалы авыл мәдәният йортында бик матур концерт күрсәтте, дип яза Әлфинур Галимова. Аның белән бергә Шөгер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә килгән иде. Алар "Зәңгәр шәл" спектакленең хәзерге заманга яраклаштырып язылган вариантыннан бик кызык бер күренеш күрсәттеләр. Рәшит Ихсановның кызы Гөлинә дә...
-
ЛЕНИНОГОРСК БАКЧАЧЫЛАРЫ КОЛАГЫНА: ТЕПЛИЦАГА КАР КИРӘКМЕ?
Кышын поликарбонат теплицаның ишекләрен яки форточкасын ачык тотаргамы, әллә яхшылап ябаргамы? Теплица эченә кар ташлау нигә кирәк? Кышка теплицаның форточка һәм ишекләрен яхшылап ябарга кирәк. Форточка яки ишек ачык калганда, ул парашют куполы сыман "эшли" башлый, аңа һава керә һәм көчле җилдә теплицаны күтәреп, күршеләргә үк алып атарга мөмкин. Шунлыктан...
-
Лениногорскида Май чабу бәйрәме үткәреләчәк
Быел Май чабу 18 февральгә туры килә. Лениногорскида шул сәбәпле зур бәйрәм оештырыла. Чара шәһәребезнең Түбән сулыгында узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Лениногорскида быел беренче пар игезәкләр туды
Шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә 2018 елда туган беренче пар игезәкләр теркәлде. Даниил һәм Ольга Столяровлар гаиләсендә ике кыз-бала дөньяга килде. Аларга Анна һәм Анастасия дип исем кушканнар. Лениногорск ЗАГС бүлеге
-
"Макулатура тапшыр - агачны коткар!"
- 1 апрельдә старт алачак ЭКОяз-2018 кысаларында кәгазь калдыкларын җыю буенча шундый шигарь астында узачак. Россиякүләм акциясенә Татарстан да кушылачак. Эко-марафонда 300 кг артык макулатура җыйган, теләге булган һәркем, предприятиеләр, компанияләр, белем бирү йортлары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Акциядә җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга акчалата премияләр, кыйммәтле призлар һәм грамоталар...
-
Татарстанда берәү 5 яшьлек баланы тәрәзәдән ыргыткан
Фаҗига кичә төнлә Чаллыда булган. Исерткеч эчемлекләр эчеп утыру беркайчан да хәерле тәмамланмый дибез. Бу юлы да шулай: 34 яшьлек ир-ат хуҗа хатынга кунакка килгән 5 яшьлек оныгын тәрәзәдән ыргыткан. Могҗиза белән генә кыз бала исән кала. Кыргый хәлнең шаһитлары аны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озата. Ир гаебен таныган....
-
Лениногорскилылар, беләсезме: кәефне суган күтәрә ала
Франция галимнәре, суган инфекцияләрдән генә саклап калмый, яшәртә дә, дип белдерә. Ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта икән. Тикшеренүләр барышында галимнәр суганның баш мие күзәнәкләрен чистартуын ачыклаган. Аның составындагы күкертле кушылмалар канга кереп, баш миен яшәртә икән. Суган яратучылар төшенкелеккә бирелми, картайгач та хәтерләре яхшы була. http://www.tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/24097-k%D3%99efne-sugan-k%D2%AFt%D3%99r%D3%99-ala.html фото: https://yandex.ru/images/search?img_url=https%3A%2F%2Fiaahbr.tmgrup.com.tr%2F78e3da%2F0%2F0%2F0%2F0%2F0%2F0%3Fu%3Dhttp%3A%2F%2Fi.ahaber.com.tr%2Fgaleri%2Fyasam%2Fkulagi-mandala-sikistirmak-aci-dindidirir-mi%2F3.jpeg%26mw%3D730&p=2&text=%D1%80%D0%B5%D0%BF%D1%87%D0%B0%D1%82%D1%8B%D0%B9%20%D0%BB%D1%83%D0%BA%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&noreask=1&pos=89&rpt=simage&lr=11126
-
Сак булыгыз! Дуңгыз гриппы яный!
Башкортстанда дуңгыз гриппы белән беренче авыручылар теркәлгән. Пациентларда дуңгыз гриппы һәм В вирусы табылган. Бу хакта Башкортстанның баш санитар табибы Евгений Степановка әйткән. "Башинформ" матбугат агентлыгы шул хакта яза. Атна нәтиҗәләренә караганда, кискен тын юлы авырулары белән интегүчеләр саны эпидемия бусагасыннан түбән. Эпидемия февраль уртасына туры киләчәк, дип фаразлана. http://bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/12817-sak-bulyigyiz-duңgyiz-grippyi-yanyiy.html
-
Татарстанда кыш башыннан янгыннарда 38 кеше һәлак булган
Республикада, декабрьдән башлап, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 га кимрәк янгын чыккан. Татарстанда кыш башланганнан бирле 442 янгын чыккан. Аларда 38 кешенең гомере өзелгән, 46 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин җиткерде....
-
Кукмор посетила делегация из Кыргызстана во главе с сыном Чингиза Айтматова Аскаром Айтматовым
Цель приезда почетных гостей - съемки фильма, посвященного 90-летию Чингиза Айтматова Сегодня наш район посетила делегация из Кыргызстана во главе с сыном Чингиза Айтматова Аскаром Айтматовым - кыргызским дипломатом, директором Международного фонда Евразийских инициатив, президентом МОО «Иссык-Кульский форум имени Чингиза Айтматова». В состав делегации также вошли народный артист Кыргызской Республики,...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр
Йомырка тәбәсе күпереп пешсен өчен, 1 стакан йомыркага 2 аш кашыгы исәбеннән салкын су өстәргә һәм яхшылап тугларга кирәк.
-
Лениногорскилылар, игътибар! Вакытлыча юллар ябылачак
"Россия чаңгы юлы-2018" ярышы үткәрелү сәбәпле 10 февраль көнне 9.00-13.00 сәгатьләр аралыгында Тукай урамы, 2нче йорт яныннан"Пушка" чишмәсенә кадәр юл ябык булачак.