Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөтле туңдырма

Туңдырманы өйдә дә әзерләп була. Аны ясау процессы ике өлештән тора: беренчесе - масса әзерләү, икенчесе - туңдыру. Масса әзерләү өчен, аерым савытка йомырка сыталар да, шикәр комы кушып, яхшылап туглыйлар. Аннары кайнаган сөт салып, агач кашык белән әйбәтләп болгаталар. Артык көчле булмаган ут өстендә (70 градус) болгата-болгата куерталар (кызу...

Туңдырманы өйдә дә әзерләп була. Аны ясау процессы ике өлештән тора: беренчесе - масса әзерләү, икенчесе - туңдыру.


Масса әзерләү өчен, аерым савытка йомырка сыталар да, шикәр комы кушып, яхшылап туглыйлар. Аннары кайнаган сөт салып, агач кашык белән әйбәтләп болгаталар. Артык көчле булмаган ут өстендә (70 градус) болгата-болгата куерталар (кызу утта йомырка пешә, туңдырма әйбәт булмый).

Шушы массаны бераз суытып, 1 кг сыеклыкка 20-30 г исәбеннән җебетелгән желатин яки салкын суда изелгән крахмал салып болгаталар да тиз генә ут өстенә куеп алалар.

Әзер массага ванилин өстиләр, сөзәләр һәм салкында суыталар, 2-3 сәгать салкында тотып өлгерткәч, боз өстендә агач кашык белән, бик яхшылап һава кертеп, күпертеп болгаталар. Туңдырманы салкында тоталар.

Сөт өсте белән дә туңдырманы шулай ук әзерлиләр.

Табынга варенье белән бирсәң, тагын да тәмлерәк була.

600 г сөткә:

  • 250 г шикәр комы
  • 6-8 йомырка
  • кирәгенчә ванилин
  • 40-50 г желатин

Тәмле булсын!

http://kazanutlary.ru/?p=40234


24smi.org фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев