Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Урдалы җырчысы үз авылында концерт куйган (ФОТОЛАР)

Узган шимбә көнне авылдашыбыз, үзешчән җырчы Рәшит Ихсанов Урдалы авыл мәдәният йортында бик матур концерт күрсәтте, дип яза Әлфинур Галимова. Аның белән бергә Шөгер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә килгән иде. Алар "Зәңгәр шәл" спектакленең хәзерге заманга яраклаштырып язылган вариантыннан бик кызык бер күренеш күрсәттеләр. Рәшит Ихсановның кызы Гөлинә дә...

Узган шимбә көнне авылдашыбыз, үзешчән җырчы Рәшит Ихсанов Урдалы авыл мәдәният йортында бик матур концерт күрсәтте, дип яза Әлфинур Галимова.
Аның белән бергә Шөгер авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә килгән иде. Алар "Зәңгәр шәл" спектакленең хәзерге заманга яраклаштырып язылган вариантыннан бик кызык бер күренеш күрсәттеләр.
Рәшит Ихсановның кызы Гөлинә дә үзенең матур җырлары белән килгән тамашачынының күңелен яулап алды. Аны да көчле алкышларга күмделәр. Тамашачылар бигрәк тә кечкенә кыз Асылгәрәева Рузананың дәртле биюен яратып һәм сокланып карадылар.
Рәшит үзе Шөгер авылында яшәүенә карамастан, туган авылы халкы алдында еш чыгыш ясый. Бәйрәмнәр уңаеннан оештырылган концертлар аннан башка үтми дисәң дә дөрес булыр. Үзенең чыгышында ул, үзен сәхнәгә чыгарган элеккеге мәдәният йорты директоры мәрхүм Наил абый Сабитовны, "Урдалым" җырының авторы,шулай ук мәрхүм, Рәшит абый Бикбовны тирән ихтирам белән искә алды.
Концертның азагында, шундый матур кичә оештырып, авыл халкын күңелле ял иттергәннәре өчен, Рәшиткә һәм аның дусларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм киләчәктә дә көтеп калуларын әйттеләр.
Әлфинур Галимова
vk.com/club119225744 фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев