7 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше имгәнгән
Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә көндез Югары Стәрле-Урыссу юлының 23нче чакрымында ике автомобиль бәрелешкән. Янгын сүндерүчеләр, һәлакәт урынында янгын чыкмасын өчен, машиналарның аккумуляторларын сүндергән. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/07/159355/ фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B7%D0%BD%D0%B0%D0%BA%20%D0%B4%D1%82%D0%BF%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&img_url=https%3A%2F%2Fpenzavzglyad.ru%2Fimages%2Fuploads%2Fbbee64acb6cff24240c2b617d5678057.jpg&pos=2&rpt=simage&lr=11126
-
Ялкаулыктан уңган хатын-кызлар
Бигрәк ялкаумын инде. Әйе, Әйе, ялгыш укыдым дип уйламагыз. Мин генә түгел, без хатын-кызлар барыбыз да ялкау. Килешмисезме? Әйдәгез, дәлилләп карыйм. 8 Март бәйрәме көнендә булса да, уңган кыяфәт чыгарып, ир-егетләребезне хуштан яздырыйк әле! "Без - хатын-кызлар - ялкау", - дип, күпләрегезнең бәгыренә тидемме? Ачулы карашыгызны инде сизәм... Минем белән...
-
Россия самолеты һәлакәткә тарып 32 кешенең гомере өзелгән
Сүриянең Хмеймим аэродромында фаҗига: Россиядән булган Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә тарыган. Борттагы 32 кешенең барысы да һәлак, аларның 26сы пассажир, 6сы экипаж әгъзасы булган. Самолетка утыру полосасына кадәр 500 метрлап ераклык үтәсе калган, тик ул җиргә килеп бәрелгән. Фото: Министерство обороны РФИсточник: http://ngzt.ru/accidents/view/07-03-2018-v-sirii-razbilsya-rossiyskiy-samolet-39-chelovek-pogibli © ngzt.ru http://matbugat.ru/
-
Гаиләдә кем хуҗа?
Россиянең халык фикерен өйрәнүче үзәк үткәргән сорау алулар нәтиҗәсе буенча, халыкның 80 проценты, гаиләдә тигез хокуклык булырга тиеш, дип уйлый. Сорау алуда катнашучыларның 72 проценты бу канун чыннан да гаиләләрдә үтәлә, дип белдергән. Әмма 16 процент җавап бирүче гаиләдә ир-егет хуҗа булырга тиеш дип белдерсә, 1 проценты барысын да хатын-кыз...
-
8 март – ирләр бәйрәме?
23 февраль көнне иртән-иртүк телефоным «пипелдәгәнгә» йокыдан уянып киттем. Ял көнне кайсысы, әтәчләр белән бергә уянып, язып ята икән дип, карасам, бер-бер артлы бәйрәм котлаулары ява икән. Соң, мәйтәм, 23 февраль - Ватанны яклаучылар көне, ир-атлар бәйрәме, нишләп миңа смс җибәрәләр дип аптырап киттем. Баксаң, хәзер хатын-кызлар бу көнне ир-егетләрне...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Көннәрегез уңышлы, күкләрегез аяз, күңелләрегез күтәренке булсын!