Бигрәк ялкаумын инде. Әйе, Әйе, ялгыш укыдым дип уйламагыз. Мин генә түгел, без хатын-кызлар барыбыз да ялкау. Килешмисезме? Әйдәгез, дәлилләп карыйм. 8 Март бәйрәме көнендә булса да, уңган кыяфәт чыгарып, ир-егетләребезне хуштан яздырыйк әле!
"Без - хатын-кызлар - ялкау", - дип, күпләрегезнең бәгыренә тидемме? Ачулы карашыгызны инде сизәм... Минем белән...
Бигрәк ялкаумын инде. Әйе, Әйе, ялгыш укыдым дип уйламагыз. Мин генә түгел, без хатын-кызлар барыбыз да ялкау. Килешмисезме? Әйдәгез, дәлилләп карыйм. 8 Март бәйрәме көнендә булса да, уңган кыяфәт чыгарып, ир-егетләребезне хуштан яздырыйк әле!
"Без - хатын-кызлар - ялкау", - дип, күпләрегезнең бәгыренә тидемме? Ачулы карашыгызны инде сизәм... Минем белән сүзгә дә килдегез... Хәтта газетаны читкә ыргыттыгыз... Сез хаклы, дип әйтер идем, ялган сүз булыр. Ә мин дөресен сөйләргә өйрәнгән.
Без эштә уңганнар, өйдә дә "ут чыгарабыз", ә менә үзебезгә килгәндә, кыл да селкетмибез! Бу хатын-кызларның күпчелегенә кагыла. Ирне көйлисе, балаларны карыйсы, ашарга әзерлисе, кибеткә барасы, керләрне юасы, өйне җыештырасы... Хатын-кыз җилкәсенә төшкән барлык эшләрне санап китсәң, татар телендә фигыльләр җитмәс. Булды, җитте, туктап торыгыз!
"Янган ызбага керү", "чапкан атны туктату" кебек сәләтне (хәтта көчне дип әйтер идем) үзебезгә юнәлдерик. Без - ХАТЫН-КЫЗЛАР! Ә хатын-кыз - ул гармония. Матурлык, ягымлылык, сөйкемлелек, ярату һәм яратылган булу, ана бәхете табигатьтән бирелгән бит! Артык "уңганлыгыбыз" бу сыйфатларга, хисләргә "яшәргә"ирек бирми.
Хатын-кыз хәзер "ирдавый". Үзебез гаепле! Ир-егетләргә ярарга тырышып, дөнья мәшәкатьләрен җилкәбезгә салдык. Авырлыгыннан бөкрәйдек, җыерчыклар басты, май белән капландык, авыруларга уралдык. Көзгегә карагыз әле! Кайда нечкә билле, янып торган күзле, матур Гүзәлләр, Ләйсәннәр, Айсылулар, Санияләр, Сөмбелләр, Зөһрәләр?.. Әле дә зарланган буласыз, ирем матур хатын-кызларга күз сала дип!
Вакыт җитми дип, акланырга хәтта уйламагыз. Ялкаулык көчле! Артык бер сәгать йокы кадерле, тәмле ризыктан баш тартып булмый, матур киенергә акча юк, бит-йөзне каравы - кыйммәт! Аңлашыла! Тик барысы өчен дә акча түгел, теләк кирәк.
Күбәләк корты "кәчтюмен" салу өчен - АЛГА - стадионга. Саф һавада бер-ике әйләнү дә калорияләрне "яндыра". Туклануга килгәндә, мин үзем бик тәмле ашарга яратам. Төрле милләт халкының ризыкларын пешереп, өйдәгеләрне сыйлаганда, ничек инде тыелып каласың? Кирәк икән! Туклану системасын тәртипкә салу табиблар янына юлны "кыскарта". Йөзебез - безнең паспорт. Каралмаган икән, ерактан ук ничә яшь булуын кычкыра. Косметологка барып кайту, әлбәттә, яхшы булыр иде! Тик массаж, фейсбилдингны өйдә дә ясап була! Бары ялкауланмаска кирәк. Башладыкмы?
Сизәсезме ирегезнең серле карашын? Бу язгы хисләр түгел! Сез "ялкаулыктан" арынып, үзгәрә башладыгыз! Зинһар, иренмәгез генә! Көчле затлар безнең янда үзләрен чын ир-егет итеп тойсын өчен без ХАТЫН-КЫЗ булыйк.
Алсу Мөкатдәс.
Нет комментариев