7 август 2018 яңалыклары
-
Балага нинди прививка кайчан ясала?
Шулай да үз тәҗрибәм белән уртаклашырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Алдан ук әйтеп куям: бу блогтагы һәр җөмлә минем шәхси фикерем, белгечләр белән аралашып, төрле әдәбият укыганнан соң формалашкан күзаллаулар. Мин медицина хезмәткәре дә, галим дә түгел. Мин – әни!
-
Татарстан кешесе тәрбиягә алган 9 яшьлек кызын явызларча үтергән дип шикләнәләр
(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Татарстанда кыйналган һәм тәнендә пешкән эзләр булган 9 яшьлек кыз бала мәете табылганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Декрет ялын озайту укытучыга файдагамы? Директор фикере
Россия депутатлары бала караган өчен пособие түләүне җиде яшькә кадәр озайту турындагы закон проекты өстендә эшли. Әлеге башлангыч Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралачак, дип көтелә. Сабыен балалар бакчасында урнаштырырга урын булмаган очракта гаиләгә өч яшьтән алып җиде яшькәчә айга 3 мең сум күләмендә түләү каралачак. ("Мәгариф" журналы сайты).
-
Аптырар дип уйлама
Өстәге күршеләр атнага бер мәртәбә идән паласларын, башка чүпрәк-чапракларын, минем балкон тәрәзәләренә шыпылдатып бәрә-бәрә, рәхәтләнеп болгый-болгый, тузаннан арындыралар.
-
Картасын алыштырган һәм… 203 миллион сум бурычка баткан
Уфада эшләүче ханым хезмәт хакы салына торган картасын алыштырган.
-
Татарстанда җиһазланган яңа пляжлар барлыкка киләчәк
Бүген республикада махсус җиһазланган 33 комлык бар.
-
Югалган балыкчының гәүдәсен үле килеш урманда тапканнар
Әгерҗе районында югалган балыкчыны урманда үле килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Машиналы кызга сәпидле егет кирәкме?
ЗАГС мәгълүматлары буенча, быел республикада гаилә коручылар узган елдагыга караганда азрак. Ә Татарстан Диния нәзарәтенең Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, дистә елга якын яучылык белән шөгыльләнүче Наилә ханым ҖИҺАНШИНА, мөселманнар арасында никахлашучылар кимемәде, ди.
-
Татарстанда давыл узган: бер районга зур зыян килгән
Кичә Актаныш районының күп кенә авылларында көчле җил- яңгырлар булып узган. Такталачык авылына ураганның иң көчле башы эләккән, килгән зыян миллионнар белән исәпләнә, дип хәбәр итә "Актаныш" сайты.
-
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы игълан ителде
Муниципаль берәмлекләр арасында инде традициягә кергән республика смотр-конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта карар оештыру комитетының Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узган утырышында кабул ителгән иде.
-
Роспотребнадзор экспертлары Татарстан киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек алган
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) экспертлары ел башыннан Татарстанда кибет киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек (2 151 партия) алган.
-
Лениногорскида яшәүче Шәмардановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте
Узган атнада шәһәрдә яшәүче Мәрьямбану Нургазиз кызы белән Абдерәүф Габдрахман улы Шәмардановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
-
Чирмешән районының Әмир авылында ниндидер җәнлек тавык-чебешләрне бугазлап йөри
(Чирмешән, 7 август , “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының Әмир авылында ниндидер җәнлек тавык-чебешләрне бугазлап йөри, дип яза җирле басма.