Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чирмешән районының Әмир авылында ниндидер җәнлек тавык-чебешләрне бугазлап йөри

(Чирмешән, 7 август , “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының Әмир авылында ниндидер җәнлек тавык-чебешләрне бугазлап йөри, дип яза җирле басма.

Апрель азагында алган чебешләребез матур гына үстеләр. Иртән аларны йорт янына, яшел чирәмгә чыгарсак, төнгә тимер ишекле кетәклеккә ябабыз. Беркөнне ишек ябылмыйча калган бит. Иртән абзарда өч тавык үле көе тәгәрәп ятмасынмы, башлары – юк. Билгесез җәнлек тавыкларның канын эчкән. Ишек астындагы кечкенә генә тишектән кергән. Тавыкларны алып та китмәкче булган, ләкин алар тишеккә сыймаганнар, кысылып калганнар.

Ә менә күршеләргә әлеге канэчкеч җәнлек бөтенләй эш калдырмаган, иртән торуларына читлеккә ябылган 11 чебешне каядыр ташып бетергән.

Аннан соң ишетелде, Әмирдә тагын берәүләрнең – ун, икенчеләрнең 17 чебеше һәм ике тавыгы харап булган.

Билгесез “кунакка” әллә капкан куеп карарга микән дип, аучыларга да мөрәҗәгать иттек. Алар сүзләре буенча, әлеге җәнлек сусар (куница) булырга да мөмкин, бу елгыр хайванны капкынга да эләктереп булмый, диелгән район хәбәрендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/07/169211/

Фото:http://nashcheremshan.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев