Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы игълан ителде

Муниципаль берәмлекләр арасында  инде традициягә кергән республика смотр-конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта карар оештыру комитетының Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узган утырышында кабул ителгән иде.

 

Конкурс җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген кызыксындыру һәм алдынгы тәҗрибәне тарату максатларында үткәрелә. Анда республиканың барлык  муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы катнаша ала.

Конкурста катнашучыларны бәяләүнең төп критерийлары булып түбәндәгеләр тора:

- муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар саны һәм аларның район үзәгеннән ераклыгы (авыл җирлекләре өчен);

-авыл җирлегендә яшәүчеләрнең уртача еллык саны;

-бер кешегә исәпләгәндә салым һәм салым булмаган керемнәр;

-мөгезле эре терлекнең баш саны (авыл җирлекләре  өчен);

-бер кешегә исәпләгәндә торак өлгертү;

-кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм буенча программаларны урыннарда гамәлгә ашыру темплары;

-гражданнарның үз-үзләрен мәшгуль итүгә булышлык  һ.б.

Бер үк муниципаль берәмлек конкурста 3 елга 1 тапкырдан да ешрак катнаша алмый.

ЧЫганак һәм фото: http://sovmo.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1251604.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев