7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Керкәле мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Керкәле мәктәбендә ел саен традицион рәвештә уза торган матур гадәт бар: инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе уза. Быел да ярминкә гөрләп үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Ул базар сыман гөж килеп торды. Сатуда бәйләнгән носки, оекбашлар, косметик товарлар, камыр ризыклары булган. Керкәледә яшәүчеләр һәм мәктәптәгеләр кирәклесен сатып алган....
-
Җылы өендә утырган Сарман хатынын өч МЧС подразделениесе төн буе урманнан эзләгән
Төнге өченче яртыда Җәлилдә яшәгән гаиләнең уртак танышлары - бу хатынның иренә куркыныч хәбәр җиткерә. Хатын үзенең иптәш кызына урманга китеп, үз-үзенә кул салачагы турында әйткән була. Ир бу хакта 112 хезмәтенә шалтыратып әйтә. Урманга киткән хатынны эзләр өчен Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының җирле бүлегендә ашыгыч рәвештә...
-
Шәһәрнең Балалар китапханәсе һәм хезмәткәре - җиңүче
Шушы елның гыйнварыннан ноябренә кадәр республика балалар китапханәләре арасында "Елның балалар китапханәсе" конкурсы узды. Конкурс балалар китапханәләрендә экологик тәрбия һәм китапханәчеләрнең һөнәри осталыгына багышланган иде. Конкурс нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булды. Шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе өченче урынга лаек булган. "Ел китапханәчесе" буенча балалар китапханәсенең туган як бүлеге китапханәчесе Ләйсән...
-
Ләйсән Таишева әни булган
Бу хакта "Татар радиосы"ның Инстаграм тасмасындагы сөенечле яңалыктан хәбәрдар булдык. Коллектив хезмәттәшен гомерендәге шатлыклы вакыйга белән котлаган. Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимованың кызы, җырчы Фәрит Таишевның сеңлесе, "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсәннең улы туган. Сөенечле теләкләргә без дә кушылабыз! Чыганак һәм фото:matbugat.ru/news/?id=20830
-
Ишеттегезме, 21 декабрьдә дөнья бетә, диләр
Галимнәр әйтүенчә, майя календаре 2012 елда дөнья бетә, дип хәбәр иткән булган. Ләкин дөрес булмаган һәм менә яңа дата билгеләгәннәр: быел 21 декабрьдә. Бу хакта "Русский диалог" басмасы хәбәр итә. Исследователи проводят параллель между событиями 2012 и 2017 года, отмечая множество природных катаклизмов - ураганы, землетрясение и другие. Они утверждают,...
-
Теплицасы булган лениногорскилылар колагына: теплицага кар кирәкме?
Кышын поликарбонат теплицаның ишекләрен яки форточкасын ачык тотаргамы, әллә яхшылап ябаргамы? Теплица эченә кар ташлау нигә кирәк? Кышка теплицаның форточка һәм ишекләрен яхшылап ябарга кирәк. Форточка яки ишек ачык калганда, ул парашют куполы сыман "эшли" башлый, аңа һава керә һәм көчле җилдә теплицаны күтәреп, күршеләргә үк алып атарга мөмкин. Шунлыктан...
-
Сарабикколлылар зур кунаклар каршы алырга әзерләнә
Сарабикколда 8 декабрьдә туган төбәк тарихына багышланган Россиякүләм фәнни-практик конференция узачак. Анда көньяк-көнчыгыш районнарыннан, Самара, Оренбург, Башкортстан республикаларыннан галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук чит ил кунаклары да катнашыр дип көтелә. Конференция Татарстан Фәннәр Акдемиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Сарабиккол мәктәбе, Лениногорск, Чирмешән тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләре инициативасы белән үткәрелә.
-
Иске Иштирәктә тату гаиләләр яши (фотолар)
Иске Иштирәк мәктәбендә "Әти, әни, мин - тату гаилә" чарасы оештырылды. Аны бала белән әти-әни арасында үзара ярату, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Сәгъдия Хәйретдинова үткәрде. Ярышта өч кешедән торган 5 гаилә катнашты. Рәдиф һәм Гүзәлия Борһановлар, Илдус һәм Гүзәл Шәвәлиевләр,...
-
Лениногорскида биналар каршындагы чыршыларны бизи башладылар (ФОТОЛАР)
Тиздән иң матур, иң серле, сихри бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел җитә. Шәһәребез дә әкренләп матураер. Шәһәрнең администрация бинасы каршындагы чыршыларга матур, зур, төсле уенчыклар эләләр. Озакламый "Юбилейный" паркында да бизәү эшләренә тотыначаклар. Розалия Мостафина фотосы
-
Татарстанда юл һәлакәтендә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән (ФОТО)
Татарстанның Яшел Үзән янындагы һәлакәттә бер егет үлгән, өчесе зыян күргән, дип хәбәр итә Татарстан дәүләт автоинспекцисе матбугат хезмәте. Әлеге хәл Ремплер бистәсендә булган. 9 нчы модель "Лада" машинасында руль артында 19 яшьлек егет булган. Машинасы югары тизлектә каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "КАМАЗ" белән бәрелешкән. "Татар-информ" язуынча, һәлакәт аркасында...
-
ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде
Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш. Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде. «Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә уңайлы методика тәкъдим...
-
Путин предложил сделать 2018-й Годом добровольца и волонтера
Путин предложил сделать 2018-й Годом добровольца и волонтераПрезидент РФ напомнил о важности «тысяч, миллионов душевных поступков». Президент РФ Владимир Путин предложил объявить будущий, 2018 год Годом добровольца и волонтера. Он сказал об этом на церемонии вручения всероссийской премии «Доброволец России-2017», передает «Газета.Ru». «Убежден, именно из тысяч, миллионов душевных поступков складывается...
-
Лениногорскида Билгесез солдат көне билгеләп үтелде (ФОТОЛАР)
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдат көненә багышланган чара үтте. Музейга кунакка 10нчы мәктәпнең 7 "Б" классы - юнармия отряды вәкилләре килде. Укучылар экспедиция вакытында сугыш кырларында табылган экспонатлар белән танышты. Билгесез солдат язмышлары турында белделәр. Бу хакта Туган якны өйрәнү музее хәбәр итә.