Керкәле мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды
Керкәле мәктәбендә ел саен традицион рәвештә уза торган матур гадәт бар: инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе уза. Быел да ярминкә гөрләп үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Ул базар сыман гөж килеп торды. Сатуда бәйләнгән носки, оекбашлар, косметик товарлар, камыр ризыклары булган. Керкәледә яшәүчеләр һәм мәктәптәгеләр кирәклесен сатып алган....
Керкәле мәктәбендә ел саен традицион рәвештә уза торган матур гадәт бар: инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе уза.
Быел да ярминкә гөрләп үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Ул базар сыман гөж килеп торды. Сатуда бәйләнгән носки, оекбашлар, косметик товарлар, камыр ризыклары булган. Керкәледә яшәүчеләр һәм мәктәптәгеләр кирәклесен сатып алган.
Ярминкәдән кергән акчаның бер өлеше авылда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен кирәк-ярак сатып алырга тотылачак.
edu.tatar.ru/l-gorsk/karkali/sch фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев