Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәктә тату гаиләләр яши (фотолар)

Иске Иштирәк мәктәбендә "Әти, әни, мин - тату гаилә" чарасы оештырылды. Аны бала белән әти-әни арасында үзара ярату, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Сәгъдия Хәйретдинова үткәрде. Ярышта өч кешедән торган 5 гаилә катнашты. Рәдиф һәм Гүзәлия Борһановлар, Илдус һәм Гүзәл Шәвәлиевләр,...

Иске Иштирәк мәктәбендә "Әти, әни, мин - тату гаилә" чарасы оештырылды.
Аны бала белән әти-әни арасында үзара ярату, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Сәгъдия Хәйретдинова үткәрде.
Ярышта өч кешедән торган 5 гаилә катнашты. Рәдиф һәм Гүзәлия Борһановлар, Илдус һәм Гүзәл Шәвәлиевләр, Сирен һәм Миләүшә Мөхәммәтовлар, Ришат һәм Альбина Вәлиәхмәтовлар, Айрат һәм Фәнирә Вәлиәхмәтовлар балалары белән бергә үзара көч сынаштылар.
Командаларга авыр,шул ук вакытта кызыклы биремнәр үтәргә туры килде. Бәйрәм дустанә җылы атмосферада үтте. Әлеге чарада ата-аналар һәм балалар арасы тагын да якынайгандыр, дип уйлыйбыз.
Барлык гаиләләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар үзләренең бердәм, тату, җитез, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр икәнлекләрен исбатладылар. Һәрчак шулай булып калыгыз!
Миләүшә Шәңгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев