8 июнь 2020 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: «Больница. Онкология. Дару исе...»
«Больница... Онкология... Дару исе...Тып тыныч... Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә.
-
Чаллыда яшәүче табиб-дерматолог йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән
Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы табиб-дерматовенеролог Татьяна Житкова үлгән. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Чаллы тире-венерология диспансерында расладылар. Мәрхүмә шунда эшләгән булган.
-
Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү турындагы тәкъдимне хуплады. Бу хакта мэриядә узган онлайн-брифингта Татарстан башкаласының башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр итте.
-
Лениногорскиның данлыклы "Чайка" командасы: 40 ел элек һәм хәзер
Безнең Лениногорск шәһәре спорт өлкәсендә һәрвакыт югары уңышларга ирешеп килә. Бу элек-электән шулай булган. Үткәннәргә кайтып карасак, Лениногорск шәһәренең 25 еллыгына шәһәрнең “Чайка” хоккей командасы Бөтенсоюз күләмендә хоккей буенча чемпион булып таныла. 1980 ел – шәһәр елъязмасына яшүсмерләр командасының “Алтын алка” турнирында җиңүе буларак кереп калды.
-
Лениногорскида янгын йортның веранда түшәмендә килеп чыга
5 июнь көнне кичке сәгать сигез тулганда Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына шәһәрнең Свободы урамы, 70нче йорт адресы буенча шәхси йортның януы турындагы хәбәр килеп ирешә.
-
Коронавирус йоктыручылар буенча узган тәүлек статистикасы
Узган тәүлектә республикада 53 кеше коронавирус йоктырган. Алар барысы да авыручылар белән контактта булган.
-
Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк
Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйтте.
-
Татарстанда яшүсмер ата-анасына пычак белән ташланган
Татарстанда яшүсмер үз ата-анасына пычак кадаган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында расладылар.
-
Лениногорск сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт бара
Хәзерге вакытта Лениногорск балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт эшләре үткәрелә.
-
Җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә ярый
Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка киеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында бар.
-
Бүген Лениногорскида телевизор күрсәтми
Планлы профилактик эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, эфир телетапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.