Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган Конституция эшче һөнәрләрнең абруен күтәрәчәк

Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйтте.

 

«Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерә. Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак. Билгеле, бу икътисади күрсәткечләрнең һәм безнең гражданнарның матди иминлеген яхшыртачак», — диде Гобәйдуллин.

Россия Федерациясенең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләүне гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак. Илнең икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре — хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү.

«Без алга таба үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эш алырга теләүчеләр саны артачак», — дип өстәде Эмиль Гобәйдуллин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/08-06-2020/emil-g-b-ydullin-ya-artylgan-konstitutsiya-eshche-n-rl-rne-abruen-k-t-r-ch-k-5748235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев