Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы табиб-дерматовенеролог Татьяна Житкова үлгән. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Чаллы тире-венерология диспансерында расладылар. Мәрхүмә шунда эшләгән булган.
Татьяна Житкованың температурасы югары күтәрелгән һәм аны хастаханәгә салганнар. Табиблар күрсәткән ярдәм көтелгән нәтиҗә бирмәгән. Бүген ул реанимация бүлегендә үлгән. Үлгәннән соң диагноз куелмаган.
Татьяна Житкова 1993 елда Чиләбе дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Аннары Чиләбе тире-венерология диспансерында 26 ел эшли, югары квалификация категориясенә ия була. Аңа 52 яшь булган.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-06-2020/challyda-yash-che-tabib-dermatolog-yogyshly-avyrular-hastahan-send-lg-n-5748372
Нет комментариев