9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Янып үлгән гаилә турында авыл башлыгы сөйләде
Иске Куакта янгын корбаны булган күп балалы гаилә, исерткеч эчемлекләр куллану аркасында ПДНда исәптә торган. Бу турыда әлеге авыл башлыгы Йосып Вәлиуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ПДН инспекторлары аларда еш булган, ә күптән түгел үзләрен исәптән төшергәннәр. - Алар ярлы яшәделәр. Әтиләре авыл хастаханәсендә шофер булып эшләде, хатын декрет ялында...
-
Биш бала үлеменә китергән фаҗига: җитәкчеләр ни уйлый?
Россия Президенты каршындагы балалар хокукларын яклау буенча вәкил Павел Астахов Лениногорск районында килеп чыккан фаҗига турында үз фикерен белдерде. "Тагын шул алкоголь һәм битарафлык... Коточкыч вакыйга. Хәзерге вакытта Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкил фаҗига сәбәпләре ачыклауда катнаша. Исән калган балага ярдәм күрсәтү эшчәнлеге бара", - дип язган ул үзенең...
-
Лениногорск укучылары өчен фән олимпиадалары башланачак
Республикада мәктәп укучылары арасындагы бөтенроссия бәйгесенең төбәкара туры һәм Татарстан бәйгесенең финалы 12 гыйнварда башланачак. Әлеге фән олимпиадаларының максаты - укыту программасын камилләштерү, алдынгы укучыларны барлау һәм бүләкләү. Моннан тыш ул балалар белән өстәмә эш алып бара торган, үз эшенә иҗади якын килә белүче укытучыларны да аерып күрсәтүне күз уңында...
-
Көннәр тагын җылыта
Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явуы, буран булуы ихтимал. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, төнлә температура 4-9 градус салкын булачак. Көндез исә 1-4 градус салкын булыр дип көтелә. 11 гыйнварда исә көн шулай ук болытлы булачак. Һава температурасы 6-1 градус салкын булыр,...
-
Янгын вакытында һәлак булган биш баланың атасы бик авыр хәлдә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Иске Куак авылында килеп чыккан янгында исән калган бердәнбер кеше - гаилә башлыгы - хәзерге вакытта бик авыр хәлдә. Аның тәненең 70-75 проценты янган, дип хәбәр ителә. Пациентның хәле бераз яхшыруга, аны Казанга Республика клиник хастаханәсенә озатачаклар. Шунысын да исегезгә төшерәбез, фаҗига 8...
-
Алты кешенең гомерен алып киткән янгын турында яңа мәгълүматлар
Көн дәвамында социаль челтәрләрдә төрле хәбәрләр, фикерләр барлыкка килә, менә аларның кайберләре: ...Республиканың көч структуралары тикшерү алып бара. Янгын урынында Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, прокуратура, республиканың тикшерү комитеты эшли. ...Файдаланган өчен вакытында түләмәүләре өчен утларын өзгән булганнар...... менә нәтиҗәсе. Моның өчен кем җавап бирәчәк? - Түләмәгән өчен утларын түгел, газларын...
-
2016 елда аномаль эссе җәй көтелә
Россиянең гидрометеорология үзәге галимнәре киләсе елның җәен аномаль эссе булачак дип фаразлый. Синоптиклар экватордан төньякка таба җылы һава массаларына «юлыкканнар». Әлеге күренешне галимнәр Россия климатына хас булмаган дип саный. Мәсәлән, Якутиядә еллык температураның 10 градуска күтәрелүе инде хәзер үк күзәтелә. Температура рекорды 21 декабрьдә Мәскәүдә, 22 декабрьдә Казанда булган (+10!)....
-
Лениногорскилылар волейбол уйнады
"Яшьлек" спорткомплексында шәһәр командалары арасында волейбол ярышы үтте, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе. Беренче урында - яшьләр командасы, икенчедә - ветераннар командасы, өченчедә РРНУ, дүртенче урында - җылылык челтәрләре предприятиесе.
-
Лениногорскида фаҗига: күп балалы гаилә янып үлгән
Әлеге фаҗига бүген төнлә Иске Куак авылында төнге бердә килеп чыга. Янган йортта 8 кешедән торган гаилә яшәгән:ата-ана һәм алты бала. Янгында алты кеше үлгән,икәү исән калганнар: җиде яшьлек малай ул көнне әбисендә кунган була, ә әти кеше хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята. Янгында 27 яшьлек ана һәм ун,...