Лениногорскида фаҗига: күп балалы гаилә янып үлгән
Әлеге фаҗига бүген төнлә Иске Куак авылында төнге бердә килеп чыга. Янган йортта 8 кешедән торган гаилә яшәгән:ата-ана һәм алты бала. Янгында алты кеше үлгән,икәү исән калганнар: җиде яшьлек малай ул көнне әбисендә кунган була, ә әти кеше хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята. Янгында 27 яшьлек ана һәм ун,...
Әлеге фаҗига бүген төнлә Иске Куак авылында төнге бердә килеп чыга.
Янган йортта 8 кешедән торган гаилә яшәгән:ата-ана һәм алты бала. Янгында алты кеше үлгән,икәү исән калганнар: җиде яшьлек малай ул көнне әбисендә кунган була, ә әти кеше хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята.
Янгында 27 яшьлек ана һәм ун, алты, ике һәм алты айлык бала үлә, ә бер баланың гәүдәсен әле һаман тапмаганнар. Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын төзек булмаган электр үткәргеченнән килеп чыккан.
Чыганак:http://www.leninogorsk-rt.ru/ru/the-news/item/12361-sgore
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев