9 март 2018 яңалыклары
-
Россиядә һәр дүртенче мәктәп укучысы үз акчасын чипсы алуга тота
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар сәламәтлеге буенча Фәнни-методик мәгълүмат үзәге галимнәре мәгълүматларына караганда, 27% мәктәп укучысының иң яраткан тәм-томы - чипсы. Кетердәвек бәрәңгедән кала, 26% бала кесә акчаларын булочкалар алу өчен, 20% бала - конфетларга, 17% - газлы эчемлекләргә тота, дип хәбәр итә "Известия". 10% мәктәп укучысы бары тик өйдә...
-
Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычлыларга карата эшне көчәйтергә кушты
"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп...
-
Мичурин балалар бакчасында әнә ничек күңелле уздырганнар бәйрәмне (ФОТОЛАР)
Мичурин балалар бакчасында әти-әниләр өчен күңелле бәйрәм узды, дип яза әлеге авылдан Сания Вахитова. Балалар бу бәйрәмгә тырышып әзерләнде, шигырьләр өйрәнде. Кечкенә куллары белән бик матур бүләкләр ясадылар. Бәйрәм кичәсендә әниләр балалары белән бергә төрле кызыклы уеннарда катнашты. Сабыйлар әти-әниләр өчен җыр-биюләр күрсәтте, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Гомумән, бәйрәм барысына...
-
Алина Кабаева үзенең бәбәй көтүен кире какмый
Бу көннәрдә 34 яшьлек Алина Кабаева Мәскәүдә үткәрелгән нәфис гимнастика буенча Гран-при ярышларында булды. Шуннан бирле спортсменның авырлы булуы хакында әйтәләр. Турнирга кияр өчен, Алина Кабаева кара төстәге киң кофтаны сайлап алган. Шулай ук Кабаеваның шактый «зураеп» киткәне дә күренеп тора. Спортчының фанатлары аны бәбәй көтә дип саный. Социаль челтәрләрдә...
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннардан сакланырга өндәп, кисәтү таратты
Алдагы ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына салкыннарда саклык чараларын күрү кирәклеген искәртә. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ялларда Татарстан Республикасында урыны белән термометр баганалары 30 градуска кадәр түбән төшәчәк....
-
Лениногорскида ир-егетләр командалары волейбол уйнады, кем җиңүче?
Волейбол буенча ир-егетләр командалары арасында шәһәр Беренчелеге узды. Беренче урынны "Лениногорскгаз", икенче урынны "Лениногорскнефть", өченче урынны җылылык челтәрләре предприятиесе алды. Соңынннан Кубок һәм медальләр тапшырылды, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт идарәсе Фото Лениногорск УДМС
-
Лениногорск районында янгын чыккан
Мичурин авылында бер мунча тулысы белән янып бетә. Бу хәл 7 мартта 21 сәгать 30 минутта була, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге. Сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, дип кисәтәләр. ФОТО:https://go.mail.ru/search_images?rf
-
Сөт сатып алу бәяләре кимүне компенсацияләргә тиешле субсидия дүшәмбе районнарга юлланачак
Сөт сатып алу бәяләренең төшүе терлек асрауга кызыксынуны киметергә тиеш түгел, диде министр Әхмәтов. Быел ике ай эчендә республикада сөт җитештерү күләме, былтыргы шундый ук дәвер белән чагыштырганда, 3% арткан һәм 200 мең тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...
-
Биек йорт түбәсеннән егылып, мәктәп укучысы һәлак булган
Фаҗига бүген төнлә булган. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта мәктәптә укучы кыз күпкатлы биек йөрт түбәсеннән егылып һәлак булган, дип яза Росбалт. Фаҗигале хәл бүген төн уртасында булган. Кызның гәүдәсе Ударниклар проспектының 17нче йорты янында табылган. Ул түбәдән егылган дигән фараз бар. Йорт түбәсендә кызның өске киеме һәм рюкзагы табылган....
-
Урдалыда хатын-кызлар хөрмәтенә концерт булды
8 март көнне Урдалы авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә хатын-кызларыбызны зурлап, татар шагыйрьлэренең шигырьләре укылды, матур-матур җырлар яңгырады,дәртле биюләр башкарылды. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертны халык җылы кабул итте. Тәлгат Сафиуллин, Рәшит Ихсанов,Рафис Рахимов, биючеләребез Ленар,Ильвина, Резедәләрне көчле алкышларга күмделэр.Мостафин Мосавирның баянда уйнавы...