Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычлыларга карата эшне көчәйтергә кушты

"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул. (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп...

"Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә",- диде ул.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу мәсьәлә аерым контрольдә тора. Республиканың хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт хаклары буенча бурычларны шактый киметүгә ирешелгән. Ләкин бу проблема хәзер дә кайбер оешмаларда саклана. "Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыклары тарафыннан җентекле игътибар таләп итә",- дип өстәде Президент.

Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагындагы бурычлары булганнарга игътибар итәргә кушты. Аерым алганда, сүз "Ак Барс Холдинг" оешмасы турында сүз бара. Татарстан Президенты, алга таба да хезмәт законнарын бозу очраклары булганда, компания җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга кирәклеге билгеләп үтте. "Алга таба да болай дәвам итсә, җаваплылыкка тартыгыз. Һәрвакыт без кемдер атыннан чабып йөрмәячәкбез", - дип белдерде Татарстан Президенты.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/09/159480/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев