Мичурин балалар бакчасында әти-әниләр өчен күңелле бәйрәм узды, дип яза әлеге авылдан Сания Вахитова. Балалар бу бәйрәмгә тырышып әзерләнде, шигырьләр өйрәнде. Кечкенә куллары белән бик матур бүләкләр ясадылар. Бәйрәм кичәсендә әниләр балалары белән бергә төрле кызыклы уеннарда катнашты. Сабыйлар әти-әниләр өчен җыр-биюләр күрсәтте, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Гомумән, бәйрәм барысына...
Мичурин балалар бакчасында әти-әниләр өчен күңелле бәйрәм узды, дип яза әлеге авылдан Сания Вахитова.
Балалар бу бәйрәмгә тырышып әзерләнде, шигырьләр өйрәнде. Кечкенә куллары белән бик матур бүләкләр ясадылар.
Бәйрәм кичәсендә әниләр балалары белән бергә төрле кызыклы уеннарда катнашты. Сабыйлар әти-әниләр өчен җыр-биюләр күрсәтте, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.
Гомумән, бәйрәм барысына да ошады. Балалары өчен горурлык кичерүче әниләр ял итеп кайтып китте. Тәрбиячеләр дә канәгать калды.
Сания Вахитова фотолары
Нет комментариев