9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Теннис Холл”да турнир узды (фотолар)
Лениногорскиның "Теннис Холл"ында теннис буенча Бөтенроссия турниры үтте. Анда 10 яшь һәм аннан да кече яшьтәге Мәскәү, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Тольятти һәм башка шәһәрләрдән килгән егет-кызлар катнашты. Җиңүчеләргә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лениногорскилылар Президент Указына карата фикерләрен белдерде
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Аның нигезендә Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак. Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең...
-
Лениногорскилы Пелагея Гуляевага - 90 яшь
Куйбышев урамында яшәүче сугыш ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Пелагея Степановна Гуляевага 90 яшь тулды. Тумышы белән Аксубай районыннан булган Пелагея Степановна Лениногорск шәһәренә 1960 елда килә. Баштан өч ел "Лениногорский " совхозында, аннан пенсиягә кадәр ипи заводында хисапчы булып эшләгән. Кадерле әниләрен, яраткан әбиләрен олы юбилее белән Ижевск, Екатеринбург,...
-
Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тырышыгыз
Коммуналь түләүләрне вакытында түләмәгән өчен пеня күләме ике тапкырга диярлек арта. Дәүләт Думасы шул хактагы законга үзгәрешләр керткән. Түләү срогыннан бер генә айга соңга калганнарга штраф янамый. 31 нче көннән башлап 90 көнгә кадәр пеня ставканың 300 дән бер өлеше килеш кала. Ә менә 91 көннән дә соңга калсаң, тәүлек...
-
Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә призлы урыннар яулады
6 - 7 ноябрь аралыгында Казан шәһәрендә грек-рим көрәше буенча II ачык турнир үтте. Анда 1996-1998 һәм 2000-2001 елгы яшүсмер егетләр катнашты. Киров, Йошкар-Ола, Можга, Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәр егетләре арасында Лениногорск спортчылары да бар иде. Лениногорскилылардан 69 кг авырлыкта I урынны Абдулла Казыханов...
-
Бер аучыны аю ботарлаган
Әлеге хәл Красноярск өлкәсендә булган. Вафат булган аучының иптәше ату тавышы ишеткәч, шул якка таба йөгергән. Килеп җитсә, аю өне янында иптәшенең ботарланган гәүдәсенә тап булган. Беренчел фаразлар буенча, аучы урманда кышкы йокыга талган аюны борчыган булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәл якшәмбе көнне булган. Полициягә Красноярскида яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә...
-
Ранил Нуриев: "Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым"
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ранил Нуриевның Мәскәүгә китеп, музыкаль телеканалда эшләячәге турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Чыннан да, җырчы бер атна буе Мәскәүдә торып кайткан, тик эшкә урнашкан-юкмы - бу хакта Ранилнең үзеннән сорадык. "Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым. Музыкаль тапшыру алып барырга чакырырга мөмкиннәр. Андый тәкъдим булса да, Казаннан китмәячәкмен,...
-
А321 бортында бомба шартлавын 90 %ка раслаган
Мисырда һәлакәткә юлыккан А321 самолетының "кара тартмалары"нда очышның соңгы секундларында сакланган аваз һәм тавышлар бомба шартлауны хәтерләткән. Бу хакта 90 % ышаныч белән үзенең кемлеген әйтергә теләмәгән чыганак Reuters мәгълүмат чыганагына җиткергән. - "Кара тартма" күрсәткечләре һәм аларны тикшерү анализы бомба булу хакында сөйли, - дигән ул. - Без моңа...
-
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе кәнәфие бушады
Бүген атналык планеркада "Лениногорск шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраевның лаеклы ялга китүе турында хәбәр ителде. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов башкарган исәпсез-хисапсыз эшләре өчен рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып озатты. Аның урынына кем булачагы әлегә билгеле түгел.
-
Лениногорскида пенсионерның 47 мең сум акчасын урлаганнар
Бу хәл 3 ноябрьдә була. Шәһәрдә яшәүче 1932 елгы пенсионерга үзен коммуналь өлкә хезмәткәре, дип атаган берәү ишек шакый. Пенсионер, әлбәттә, ышанып ишеген ача, сөйләшү-аңлашу барышында тегесе 47 мең сум акчаны кесәсенә "шудыра". Лениногорскилылар, Эчке эшләр бүлеге сезне уяу булырга чакыра.
-
Лениногорскида яшьләр эшләре буенча яңа җитәкче билгеләнде
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм муниципаль учреждениесе начальнигы итеп, Марс Маһир улы Хәсәнов билгеләнде. Элек ул Лениногорск мәгариф идарәсендә спорт тармагын алып баручы белгеч булып эшли иде. Уңышлар телибез сезгә!
-
Бәлки бу юлы кар эремәс
Быел көз бик иртә кар күренгәч, пычраклар булмас дип шатланган идек. Алай булып чыкмады... Әллә инде дүрт тапкыр яхшы гына кар явып, бөтенләй эреп бетте. Менә кичә, төнлә белән тагын кар явып, бөтен җир ап-ак булды. Тик тагын эреп бетмәс микән? Интернеттан алган мәгълүматларга карасаң, бүген көндез -1, төнлә белән...
-
Машина йөртү таныклыгын алу кыенлаша
Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан инде... Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә якынча ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү...