Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилылар Президент Указына карата фикерләрен белдерде

4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Аның нигезендә Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак. Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең...

4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.
Аның нигезендә Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак. Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең Казан Богородица монастыре комплекс кысаларында Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру нияте дә чынга ашачак.
Лениногорскилылар бу турыда үз фикерләрен белдерделәр.
Исмаил хәзрәт Сингатуллин, «Ихлас" мәчете имам-хатыйбы:
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу Указы, нинди диндә булуына карамастан, республикада яшәүче һәркемне куандыргандыр. Болгар академиясен булдыру югары белемле дини белгечләр әзерләүгә генә түгел, ә конфессияара татулык һәм бердәмлекне ныгытуга да хезмәт итәчәк. Татарстанда традицион ислам сөйләшү өчен һәрчак ачык һәм ул чын мәгънәсендә тынычлык дине булып тора.
Узган гасырның 30нчы елларында җимерелгән Казан соборын булдыру тарихи гаделлекне торгызу гына түгел, ә күпмилләтле республикабызның рухи яңарышы символы да.
Республика җитәкчелегенең бүгенге җиңел булмаган вакытта җәмгыятьнең рухи-әхлакый халәте турында кайгыртырга мөмкинлек табуы киләчәккә өмет уята һәм җирле дини оешмалар алга таба да хакимиятнең аңлавына таяныр, дип уйлыйбыз. Аллаһ Тәгалә изге эшләрдә зур уңышларга ирешергә насыйп итсә иде!
Мәдинә Сафиуллина, Лениногорск:
-Болгар ислам академиясен булдыру - бу бит искиткеч! Анда төпле белем алган кешеләр үз белгәннәрен башкаларга да җиткерер иде. Бу - безнең Татарстаныбыз өчен зур мәртәбә. Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга керешү дә - бөтен халык өчен зур куаныч. Ә Президент Рөстәм Миңнехановның әлеге указны Халыклар бердәмлеге көнендә имзалавы аерым бер зур мәгънәгә ия. Республикабызда төрле милләтләр элек-электән дус, тату яшәгәннәр, киләчәктә дә шулай булыр.
Розалия Мифтахова, китапханәче:
-Президентның мондый указга кул куюын телевизордан күрдем. Болгар ислам академиясен һәм Казан изге Ана иконасы соборын булдыруны гамәлгә ашырырга теләүләре- изге эш. Дин һәрвакытка кешеләрне яхшылыкка, дус яшәргә, бер-береңә карата шәфкатьле булырга өндәгән. Киләчәктә шундый биналар ачылып кешеләрнең күңеленә мәрхәмәтлек салыныр, төрле милләт арасында татулык тагын да ныгыр, дип уйлыйм.
Нурия Сәлманова, Яңа Иштирәк авылы:
-Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу Указына гаиләбез белән шатландык. Академияне төзү урыны итеп нәкъ менә Болгарны сайлап бик дөрес эшләгәннәр, дип уйлыйм. Ул барлык мөселманнарны берләштерүче үзәк ролен уйнаячак. Казанда төзеләчәк собор да барлык христианнарны бергә җыйнаучы урын булсын иде. Минемчә, хәзерге яшь буынны дин ярдәмендә тәрбияләргә мөмкин, республика башлыгының фикере дә шулайдыр, мөгаен. Чөнки динне хөрмәт иткән кеше начар юлга басарга кыймаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: указ президента