10 август 2020 яңалыклары
-
Салават Фәтхетдинов хатыны турында: Ләйсән бервакытта да җырламаячак
Күптән түгел Салават Фәтхетдиновның гомерлек яры, пары – Ләйсән Фәтхетдинованың туган көне булды.
-
Татарстан аграрийлары икенче миллион тонна ашлык суктырды
Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
-
Татарстанда беренче яшь гаилә «Президент» соципотекасы буенча торак алу өчен теркәлде
Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен теркәлде. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында яшь гаиләләр белән очрашу вакытында шундый яңалык җиткерде.
-
Лениногорскилылар игътибарына: өмә булачак
Бу шимбә - 15 августта шәһәр һәм район күләм өмә узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
-
Роспотребнадзор идарәсендә быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга чакырдылар
Быел чит илдә ял итүне кичектереп торырга һәм чираттагы ялны Россиядә, иң яхшысы – үз төбәгеңдә үткәрергә кирәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
НПС «Азнакаево» отмечает 60-летний юбилей деятельности
Нефтеперекачивающая станция (НПС) «Азнакаево» Альметьевского районного нефтепроводного управления (РНУ) АО «Транснефть – Прикамье» отмечает 60-летие со дня начала своей работы.
-
Синоптиклар көзге һава торышы киләчәге турында кисәттеләр
Бу атнада Россиянең Европа өлешендәге урта полосада көзге һава торышы хакимлек итәчәк. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Лениногорскида физкультурачылар көне узды
9 август - Физкультурачылар көне иде.
-
Әле ярый Шөгернең уңган ир-егетләре бар
Шөгердә җиләк-җимеш бакчасында биек булып үскән үләннәрне чапканннар.
-
Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген 10 августта #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Телепрограмманың трансляциясе төбәкнең рәсми берләшмәләрендә 14.00 сәгатьтә башлана.
-
10 август - 16 август атнасына йолдызнамә
Кучкар Барлык авыр эшләрне шушы вакыт аралыгында башкарып чыгарга тырышыгыз. Нәтиҗәсе бик тә куандырачак. Теләсә-кайсы танышулар хәзер зур хисләр тууга этәргеч була ала. Тирә-яктагы кешеләргә игътибарлырак булыгыз.
-
"Ривьера" аквапаркына штраф: бер урында ике мең кеше җыелган
«Ривьера» аквапаркы коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне үтәмәгән. Ачык террасада берьюлы ике меңгә якын кеше булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
350 килограммның 200ен ташлаган иде...
Илнең иң авыр хатын-кызы вафат.
-
Компьютер томографиясеннән нурланыш сәламәтлеккә куркынычмы?
Яңа коронавирус инфекциясе аркасында Татарстанда үпкәләргә компьютер томографияләрен күбрәк үткәрә башладылар. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев нурланышның нигә куркыныч түгеллеген аңлатты.