Әле ярый Шөгернең уңган ир-егетләре бар
ЯҢАЛЫКЛАР

Әле ярый Шөгернең уңган ир-егетләре бар

Шөгердә җиләк-җимеш бакчасында биек булып үскән үләннәрне чапканннар.

Шөгер авылы территориясендә җиләк-җимеш куаклары утыртылган бакча бар. Анда үсентеләр яшь әле.

Шимбә көнне шушы бакчада авылның актив, уңган ир-егетләре җыелып, биек булып үскән үләннәрне чаптылар. Алар үз чапкычларын, триммерларын алып килде.

Алар тиз арада бакчаны ялт итереп куйган. Бу хакта "Шөгер авылы мәдәният йорты" ВКонтактеда хәбәр итә.

 

фото: https://vk.com/club119225744


Нет комментариев