Лениногорскида физкультурачылар көне узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида физкультурачылар көне узды

9 август - Физкультурачылар көне иде.

Ул көнне  Лениногорскиның «Юбилейный» паркында "Яшел фитнес" күнегүләре узды.⠀

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Юлия Низамова проектта катнашучыларны сәламләделәр һәм аларны бәйрәм белән котладылар. ⠀

Дәресләрдә балалар соло-латиносы үткәрелде. Зурлар өчен дә төрле күнегүләр булды. Барысы да саф һавада спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнде.

Фото: УДМС


 


Нет комментариев