10 октябрь 2017 яңалыклары
-
Октябрь ае халык сынамышларында
Кар 1 октябрьгә кадәр күренсә, чана юлы тиз булмас. Көз озын килсә, яз соң килер. Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт. Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт. Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар күренер; җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр. Көз көне пәрәвез...
-
Алмаз Хәмзин үз позициясе турында (видео)
https://vk.com/intertatgazeta
-
Лениногорскилылар, сәламәтлегезгә игътибарлы булыгыз: магнит давыллары көтелә
Магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин. Синоптиклар 13 һәм 14 октябрьдә магнит давылы көтелүен җиткерә. Бу хакта "РИА Новости"га "Фобос" һава торышы үзәгеннән хәбәр иткәннәр. Моннан тыш, магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин. Белгечләр сүзе буенча, "кояш җиленең...
-
Андрей Малахов "Россия 1" телеканалында яңа уен тамаша алып барачак
"Россия 1" телеканалы уен тамаша форматында яңа "Стена" тапшыруын эшләтеп җибәрә һәм аның алып баручысы Андрей Малахов булачак, дип җиткерә "Газета.ру". Бу хакта "Известия" яза. Тамаша дөньяның дистәләгән иленә чыгачак. Анда гадәти булмаган эшләр башкарган гади кешеләр катнашачак. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә катнашучы Алексей Алешин Мәскәү метросы рельсына егылып төшкән кызны...
-
Лениногорскилы исереп рульгә утырган өчен җаза алган
61 яшьлек лениногорскилы исереп руль артына утырган өчен 200 сәгать төзәтү эшләренә хөкем ителгән дип хәбәр итә Лениногорск прокуратурасы матбугат хезмәте. Элегрәк ир машина йөртү таныклыгын 1,5 елга алдырган була. Тик шуңа да карамастан алкоголь кулланган килеш руль артына кабат утыра. Аны Ленинигорск - Бйгелмә юлында ЮХИДИ хезмәткәре тоткарлый.
-
Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь...
-
Лениногорскида "Буыннар очрашуы" исемле чара узды (фото)
6 октябрь көнне шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Буыннар очрашуы" дип аталган чара үтте. Анда өлкән яшьтәге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга балалар - «Барби» төркеме һәм «Браво» нәфис сүз студиясенә йөрүчеләр зур концерт әзерләгән иде. Чара шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан олылыр һәм яшь артистлар бергәләп чәй эчтеләр.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: Сыер итеннән чахохбили
500 г ит, 4 суган, 500 г помидор, 0,5 баш сарымсак, 1 чәй калагы кызыл борыч, 1 әр чәй калагы тәмләткечләр (петрушка, чабыр, киндза, базилик, укроп). Итне 3х3 см зурлыкта шакмаклап турарга һәм кәстрүлдә май кыздырып шунда салырга да, 10 минут кыздырырга, ваклап туралган суган өстәп тагын 5 минут кыздырырга,...
-
Россиядә ике елда физкультура дәресе вакытында 211 мәктәп укучысы вафат булган
Министр мәктәп укучылары өчен олимпиада уздырудагы мәсьәләләргә дә тукталган. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерүенчә, 2016-2017 елларда физкультура дәресе вакытында 211 мәктәп укучысы вафат булган, дип яза «Известия». Әлеге санны Ольга Васильева Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы комитеты утырышында әйткән. Министр шулай ук мәктәп укучылары өчен...
-
Лениногорскилы Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Правильскаяга 95 яшь (фотолар)
Екатерина Гавриловна тумышы белән Глазово авылыннан. 1942 елны егерме яшьлек кызны сугышка алалар. Алар гаиләсеннән сугышка биш кеше китә, бер абыйсы яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Екатерина апа башта Мичуринскидагы 7-нче хәрби пункта хатлар сортировкалау буенча укулар үтә, ә аннан үз теләге белән Карелия фронтына китә. Сугышка Копылова булып киткән Екатерина...
-
Хәрби хезмәткә чакыру буенча “Кайнар линия” эшлиячәк
11 октябрьдә 10.00 - 13.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты кабул итү бүлмәсендә хәрби хезмәткә чакыру сораулары буенча "кайнар линия" узачак. Сорауларга республиканың хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 221-80-38.
-
Лениногорск көрәшчеләре - җиңүче (фотолар)
Зәй шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча ярыштан безнең егетләр призлы урыннар алып кайтты. Ике көн буена барды ул. 2002-2004 елгы егетләр республика беренчелеге ярышларында, ә 2001, 2004, 2005-2006 елгылар бөтенроссия турнирында көч сынашты. Анда республиканың төрле шәһәрләре, шулай ук Октябрьск, Бәләбәйдән 300 яшь көрәшче катнашты. Шәһәребездәге 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә...
-
Октябрьнең икенче яртысы җылы булачак
Октябрьнең икенче яртысында уртача температура климатик нормадан югарырак булачак, гомумән алганда, бу айда җылы һәм салкын һава торышы даими алмашынып торачак. Мондый беренчел фаразлар белән Казан федераль (Идел буе) университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев уртаклашты, дип хәбәр итә югары...
-
Лениногорскилыларга 10 октябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овны посвятят эту субботу работе над своей творческой задумкой. Чтобы столь непростой процесс протекал максимально успешно, откажитесь от спешки, не ставьте перед собой слишком масштабную цель и ни при каких условиях не теряйте уверенность в собственных силах. Телец: Тельцы 10 октября много финансовых средств потратят на придание уюта своему...
-
Татарстанда бүген 16 градус җылы булачак
Татарстан Гидромтеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын. Казанда җилнең секундына 4-9, урыны белән 11 метрга җитеп көчәю дә ихтимал. Һаваның көндезге сәгатьләрдә максималь температурасы Татарстанда - +11..+16 градус булачак. http://tatar-inform.tatar