Октябрь ае халык сынамышларында
Кар 1 октябрьгә кадәр күренсә, чана юлы тиз булмас. Көз озын килсә, яз соң килер. Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт. Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт. Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар күренер; җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр. Көз көне пәрәвез...
Кар 1 октябрьгә кадәр күренсә, чана юлы тиз булмас.
Көз озын килсә, яз соң килер.
Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.
Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт.
Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар күренер; җил көнчыгышыннан булса, кыш суык булыр.
Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.
Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев