Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Правильскаяга 95 яшь (фотолар)

Екатерина Гавриловна тумышы белән Глазово авылыннан. 1942 елны егерме яшьлек кызны сугышка алалар. Алар гаиләсеннән сугышка биш кеше китә, бер абыйсы яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Екатерина апа башта Мичуринскидагы 7-нче хәрби пункта хатлар сортировкалау буенча укулар үтә, ә аннан үз теләге белән Карелия фронтына китә. Сугышка Копылова булып киткән Екатерина...

Екатерина Гавриловна тумышы белән Глазово авылыннан.

1942 елны егерме яшьлек кызны сугышка алалар. Алар гаиләсеннән сугышка биш кеше китә, бер абыйсы яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Екатерина апа башта Мичуринскидагы 7-нче хәрби пункта хатлар сортировкалау буенча укулар үтә, ә аннан үз теләге белән Карелия фронтына китә.

Сугышка Копылова булып киткән Екатерина Правильская фамилиясе белән кайта, чөнки фронтта Украинадан килгән сугышчы егет Евгений белән таныша. Ә 1944 елның декабрендә ике яшь йөрәк кавыша. Алар бергә нибары егерме ел гына яшиләр. 1964 елда пар канатын югалта ул.

-​ Әле кичә генә әти белән әнинең кавышу турында таныклыгын карап утырдык. Аларны Великие Лукида законлы рәвештә рәсмиләштергән булганнар икән, - ди кызы Зоя.

-​ Сугыш тәмамланганын поезда ишеттек, Ерак Көнчыгышка баруыбыз иде. Бер станциягә туктасак, бар да кычкырыша-елаша. Ул икән сугыш беткән. Безнең белән оркестр да бар иде. Алар тизрәк чыгып уйнарга тотынды, без шатлыгыбыздан сикерәбез, биибез, - дип хатирәләрен яңартты юбиляр.

1946 елны сугыштан соң туган ягына кайткан Екатерина Гавриловнаны тормыш иптәше Украинага яшәргә алып китә, тик алты елдан соң алар кире Лениногорскига кайталар. Шул елны юбиляр совхоздагы китапханәгә эшкә урнаша. 42 яшендә тол калып, ике кызын һәм улын ялгызы гына тәрбияли. Аңа җиде оныгының һәм тугыз оныкчыгы бар. Хәзер аларның күңел җылысын тоеп, кызы Зояда кадер-хөрмәттә яши.

Екатерина Гавриловнаны олы юбилее белән котларга туганнары, җирле администрациядән, китапханәдән, ТОСтан дә килгәннәр иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Авыр һәм гыйбрәтле тормыш юлын узган Екатерина апага исәнлек-саулык, 100 еллык юбилеен да каршы алырга насыйп булсын, дип теләде.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев