10 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлмәт шифаханәсе буенча яңа мәгълүматлар бар
Билгесез кешенең коткаручыларның бердәм номерына шалтыратып, террорлык акты планланштырылу турында хәбәр итүе чын мәгънәсендә барчасының котын алган. Үзәк район хастаханәсендә эвакуацияләү эшләре игълан ителгән. Бинадан 1100 кеше чыгарылган. Тикшерү эшләре нигезендә шартлаткыч җайланмалар табылмаган. Хәзерге вакытта телефон террористы тоткарланган. Әлеге гамәлне ул исерек хәлдә кылган булган. http://almet-rt.ru фото: http://03.rodina.news/
-
Лениногорск Мәдәният сарае грантлар отты
Шушы көннәрдә Мәдәният сараеннан шатлыклы хәбәр җиткерделәр. Алар грантлар отканнар. Республика Мәдәният министрлыгының грантын "Иллюзия" төркеменең проекты отты. Проектның җитәкчесе В. Андриашина. Проект шәһәрдә татар һәм рус мәдәни-ял итү тирәлеге оештыру максатыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантын кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Л. Липатова "Профессионал" номинациясендә откан.
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар!
Эш атнасы уңышлы тәмалансын. Биргән садакалар, кылган догаларыгыз кабул булсын! фото: https://vk.com/feed?z=photo-82224449_456241733%2Fwall386398523_5964
-
Татарстан коткаручылары Ижевскидагы хезмәттәшләренә ярдәмгә китте
"Идел буе төбәк эзләү-коткару отряды" филиаллары булган Казан һәм Чаллы отрядлары коткаручылары Ижевскиның Удмурт урамындагы ишелгән тугыз катлы йортта кичектергесез эшләр башкаруда ярдәм итәргә китте. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстан коткаручылары Удмуртия башкаласындагы һәлакәт урынына 18.20 сәгатьтә...