Татарстан коткаручылары Ижевскидагы хезмәттәшләренә ярдәмгә китте
"Идел буе төбәк эзләү-коткару отряды" филиаллары булган Казан һәм Чаллы отрядлары коткаручылары Ижевскиның Удмурт урамындагы ишелгән тугыз катлы йортта кичектергесез эшләр башкаруда ярдәм итәргә китте. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстан коткаручылары Удмуртия башкаласындагы һәлакәт урынына 18.20 сәгатьтә...
"Идел буе төбәк эзләү-коткару отряды" филиаллары булган Казан һәм Чаллы отрядлары коткаручылары Ижевскиның Удмурт урамындагы ишелгән тугыз катлы йортта кичектергесез эшләр башкаруда ярдәм итәргә китте. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстан коткаручылары Удмуртия башкаласындагы һәлакәт урынына 18.20 сәгатьтә чыгып киткән. Төркемдә 41 кеше, 7 эзли торган эт һәм 7 данә автотехника бар. Коткаручыларның барлык кирәкле җиһазлары һәм кирәк-яраклары үзләре белән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе аэромобиле кирәк булганда юлга чыгарга әзер тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев