10 декабрь 2017 яңалыклары
-
22нче бакчаның нәни артистлары гастрольгә чыккан (фотолар)
Безнең 11 нче гимназиягә 22нче балалар бакчасыннан кечкенә артистлар килде.Алар безгә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә Зөмәрә Шәрәпова. Балаларга шундый ошады, хәтта соңыннан төрле җәнлекләр булып киенгән артистларны йомшак уенчыкларны яраткан кебек кысып -кысып кочакладылар. Үзебез дә 1 "Б" сыйныфы укучылары белән Тыңлаусыз кыз турында әкият...
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВ ИКЕНЧЕ ТАПКЫР ӘТИ БУЛЫРГА ӘЗЕРЛӘНӘ?
Фирдүс Тямаев Инстграмга йөкле хатыны Резедәнең фотосын урнаштырган! Җырчының тормыш иптәше Резедә йөкле. "Резедәкәй Раянга иптәш алып кайтырга җыена, ахры. Исән-сау булыгыз!" - дип тели Фирдүскә тамашачылары. Чыннан да, Фирдүс урнаштырган фотоны игътибар белән карасаң, Резедәнең йөкле булуы күренә. Фирдүс Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллин төркемнәре белән төшкән күмәк фотода Резеда...
-
Энекәшкә ясаган бозымга мин ялгыш кына эләктем....
Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде. //Безнең авыл гыйбрәте//...
-
Буа районыннан килеп, Чыршылыны үз итүче Роза ханым турында
Язмадагы героем башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Роза Батырша кызы турында. Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 8 классны "5" ле билгеләренә генә тәмамлап аттестат алгач, үзенең балачак хыялып ашырырга дип Тәтеш педагогия көллиятенә юл ала. Бик яхшы белем бирәләр анда. Менә инде юллама да кулда. Лениногорск шәһәренә юллама алган...
-
Үлде... Күрмәгәнен күреп үлде (язмыш)
Асфальттан чыккач та автобус үзенең йөрешен әкренәйтте. Даңгор-доңгыр килеп, арурак урыннарны сайлап, тегеләй-болай боргаланып юлын дәвам итте. Авылга кайтып җитәргә хәтсез ара бар әле. Тәки эшләмәделәр шул берничә чакрымны. Хәзер булмас та инде. Ирексездән миннән алда утырган чал чәчле ике абзыйның сүзләренә колак салдым. - Безнең "укытучы" да вафат булган...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә "Мөслимә" клубы очрашуы
Шәһәрнең "Ихлас" мәчете каршында эшләүче "Мөслимә" хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Очрашу Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в багышланды. Башта мөслимәләр пәйгамбәр турында видеофильм карады. Аннан ике командага бүленеп, викторина уздырдылар. Очрашудан барысы шат иде, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Фотолар vk.com/islam_v_leninogorske төркеменнән алынды.
-
Милли музыкаль премия алучылар арасында якташыбыз да бар
Казанның "Пирамида" концертлар залында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. "Алтын йолдыз"га лаек булган лауреатлар халык биргән тавышлар саны буенча "Кайнар-хит" хит-парадының төрле аенда җиңү яулаган. Бишенче тапкыр үткәрелгән милли музыкаль премиясендә "Яңа сулыш" номинациясендә якташыбыз - Илсөя Бәдретдинова "Соңардың бит, яңгыр" җыры өчен бүләкләнде. Җырның авторлары Айдар...
-
Лениногорскида К.Тинчуринның 130 еллыгы театр фестивале белән узды (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган муниципаль театрлар фестивале булып узды. Театр сөюче тамашачыларга Шөгер, Сарабиккол, 2нче, 6нчы мәктәпләр, 11 нче гимназия укучылары спектакльләр күрсәттеләр. Фестивальгә 4нче мәктәптә узган конкурстан иң яхшылары сайлап алынды. Рабит Батулланың "Албасты", Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" әсәреннән өзек, Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда...
-
Лениногорскиның чыгарылыш сыйныфлары колагына: рус теле буенча сынау әңгәмәсе апрельдә узачак
9 сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе Россиянең барлык субъектларында 2018 елның апрелендә узачак. Әңгәмә ике көн - 13 һәм 16 апрельдә үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте. Йомгаклау әңгәмәсе 9 сыйныф укучыларының үз мәктәпләрендә узачак. Ул "зачет" дип бәяләнәчәк. Укучыга әзерлек өчен бер минут...