22нче бакчаның нәни артистлары гастрольгә чыккан (фотолар)
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

22нче бакчаның нәни артистлары гастрольгә чыккан (фотолар)

Безнең 11 нче гимназиягә 22нче балалар бакчасыннан кечкенә артистлар килде.Алар безгә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә Зөмәрә Шәрәпова. Балаларга шундый ошады, хәтта соңыннан төрле җәнлекләр булып киенгән артистларны йомшак уенчыкларны яраткан кебек кысып -кысып кочакладылар. Үзебез дә 1 "Б" сыйныфы укучылары белән Тыңлаусыз кыз турында әкият...

Безнең 11 нче гимназиягә 22нче балалар бакчасыннан кечкенә артистлар килде.Алар безгә Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" спектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итә Зөмәрә Шәрәпова.
Балаларга шундый ошады, хәтта соңыннан төрле җәнлекләр булып киенгән артистларны йомшак уенчыкларны яраткан кебек кысып -кысып кочакладылар.
Үзебез дә 1 "Б" сыйныфы укучылары белән Тыңлаусыз кыз турында әкият күрсәттек. Бу бакчадагы тәрбиячеләр кечкенәдән балаларга театрга мәхәббәт тәрбиялиләр. 5 яшьлек кенә булсалар да, менә дигән итеп татарча сөйлиләр. Аннан алар бу һөнәрләрен 11 нче гимназиягә укырга килгәч дәвам итәрләр.

Нет комментариев