МӘДӘНИЯТ
Лениногорскида К.Тинчуринның 130 еллыгы театр фестивале белән узды (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган муниципаль театрлар фестивале булып узды.
Театр сөюче тамашачыларга Шөгер, Сарабиккол, 2нче, 6нчы мәктәпләр, 11 нче гимназия укучылары спектакльләр күрсәттеләр. Фестивальгә 4нче мәктәптә узган конкурстан иң яхшылары сайлап алынды. Рабит Батулланың "Албасты", Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" әсәреннән өзек, Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда...
Мәдәният сараенда Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган муниципаль театрлар фестивале булып узды.
Театр сөюче тамашачыларга Шөгер, Сарабиккол, 2нче, 6нчы мәктәпләр, 11 нче гимназия укучылары спектакльләр күрсәттеләр. Фестивальгә 4нче мәктәптә узган конкурстан иң яхшылары сайлап алынды. Рабит Батулланың "Албасты", Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" әсәреннән өзек, Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек", Эльвира Галимованың "Бала күңеле" әсәрләрен карадылар.
Бәйрәмне 3нче мәктәп укучысы Мустафин Ленар, Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбеннән Хамидуллина Камилә шигырьләре белән бизәсә, Сарабикколдан Әхмәтова Чулпан, 11нче гимназиянең "Тулпар" кызлары җыр белән бизәделәр.
Һәр коллектив Мәдәният сараеннан дипломнар белән бүләкләнде.
Киләчәктә дә шундый матур чараларда татар балаларының чыгышларын күрергә насыйп булсын иде!
Зөмәрә Шәрәпова тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев