11 март 2020 яңалыклары
-
Татарстан Президенты легендар боксчы Рой Джонс белән очрашты
Татарстан блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырган.
-
Заворотнюк йортсыз калган
Ул әлеге вакытта Италиядә дәвалана, диләр.
-
Татарстанның барлык районнары да гериатрия кабинетлары белән тәэмин ителәчәк
Агымдагы елда Татарстан Республикасының барлык районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү кабинетлары эшли башлаячак.
-
Иң югары хезмәт хакы булган тармаклар аталды
Узган ел иң югары хезмәт хакын финанс һәм иминият өлкәсе хезмәткәрләре алган. Бу хакта RTга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Урмышлы егете Фларид Садриев белән әңгәмә (видео)
Урмышлы авылында яшәүче, 14 яшендә зур батырлык күрсәтеп, күршесен янгыннан алып чыккан Фларид Садриев белән "Ялкын" журналы очрашкан.
-
Таһир Шәмсуаров: Шатлыгыннан март елый
Шигъри күчтәнәч: "Шатлыгыннан март елый"
-
Ветеран Ядкәр Галимовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Шәһәребездә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Ядкәр Нәгыйм улы Галимов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Төркиядә коронавирус йоктыруның беренче очрагын расладылар
Төркиядә коронавирус йоктыруның беренче очрагы расланды. Бу хакта Daily Sabah газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Авылда 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк
Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
-
Мәгариф идарәсендә балалар туклануын оештыру турында сөйләшү булды
Лениногорск мәгариф идарәсе залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында балаларны тукландыруны оештыру проблемалары турында җитди сөйләшү булды.
-
Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1949 бала туган телдән имтихан тапшырырга тели, аларның күпчелеге татар телен сайлаган. Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
-
Австралиядә ябырылып бәдрәф кәгазе сатып ала башлаганнар
Коронавирус таралу сәбәпле, австралиялеләр ябырылып бәдрәф кәгазе сатып ала башлаган. Бу хәл материктагы иң эре Woolworths Group челтәрен бер сатып алучыга нибары 4 кап бәдрәф кәгазе сатуга мәҗбүр иткән, дип Reuters.