Заворотнюк йортсыз калган
Ул әлеге вакытта Италиядә дәвалана, диләр.
Дәвалануга түләр өчен туганнары аның Мәскәү өлкәсендәге йортын саткан, дип хәбәр итә "Версия" басмасы. Басманың мәгълүматлары буенча, Заворотнюк гаиләсе йортны ике миллион долларга саткан, ә моның төп инициаторы аның ире Петр Чернышев булган. Шулай ук, Заворотнюкның Мәскәүдә фатиры да бар икән. Хәзер аның гаиләсе шунда яши.
Шулай ук, Интернет челтәрендә Заворотнюкны өенә кайтарганнар, дигән имеш-мимешләр йөри.
Ничек кенә булса да, Анастасия терелсен иде инде.
Фото: positive.web2ua.com сайтыннан
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Zavorotnyuk-yortsiz-kalgan-151687/
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/zavorotnyuk-yortsyz-kalgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев