Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылда 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк

Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк. Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

 

«Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кылды: 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 яшенә кадәр дүртенче-бишенче баласын тапкан аналарга 100 мең сум акча түләнәчәк», — диде министр.

Республика демографик чараларына килгәндә, авыл җирлегендә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум түләнә. 2018 елдан 4,1 мең кеше шул пособиене алган.

Авылда 29 яшенә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум түләнә. 2018 елдан шундый 812 хатын-кыз исәпләнә. Быелдан башлап, 100 мең сум дүртенче-бишенче баласын табучыларга да түләнәчәк.

Эльмира Зарипова балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән быел 21 млрд сумнан артык акча каралганын әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев