11 апрель 2013 яңалыклары
-
Лениногорскилылар 9 көн ял итәчәк
Быел 1-5 нче һәм 9-12 нче май ял көннәре була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 нчы май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора. РФ...
-
Лениногорскида язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә
Бүгенге көндә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы агрегатлау эше тәмамланып килә. Әле бу юнәлеш буенча бар хуҗалыклар да әзер түгел. Елдагыча, кыр эшләренә керешер алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкил килеп, техниканы тикшерү гадәте бар. Бу юлы министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, инженер-механизация бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Фәрит Әхмәтов...
-
Эшкә чакыралар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә эшкә 35 яшькәчә ир-егетләр кирәк, дип хәбәр иттеләр эчке эшләр бүлегеннән. Армиядә хезмәт иткән, сәламәтлеге буенча эчке эшләр бүлегендә эшләргә яраклы булуы мөһим. Югары юридик, техник (ЮХИДИга) яисә педагогик (балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәгә) белем булуы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-71-93
-
"Заман сулышы"на язылу бара
Игътибар! 11 - 21 апрельдә «Бөтенроссия подписка декадасы» үтәчәк. Киңәш итәбез! «Заман сулышы»на 253 сум 80 тиенгә язылып куярга. Кисәтәбез! Ташламалы язылу бары тик 10 көн генә булачак.
-
Лениногорск урамында татарча сөйләштеләр
Милләтнең төп күрке - тел һәм моң. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - туган тел". Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә сәләтле була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә үзебезнең татар телен белергә...
-
Лениногорск урманчысы
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дигән мәкаль минем әтием Фәрит Камил улы Мөхәммәтҗановка бик туры килә. Әтием уңган-булган, тырыш кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Урманчы булып эшләүче әтием урман белән бәйле барлык эшләрне дә яратып башкара: себерке бәйли, агач кисә, урман чыгара, чыбык-чабыклардан арындыра, нарат, каен бөресе,...
-
Лениногорскига Салават килде
Җырчы Салават Фәтхетдиновның концертына халык зал тутырып килгән иде. Концерт "24 ел бергә" дип аталса да, быел җәй аенда Казанда узачак Универсиадага багышланган иде. Өч сәгатькә якын барган җыр-моң бәйрәме бер сулышта үтте. Салаватның халык күңеленә кергән популяр җырлары белән бергә, яңаларын да лениногорскилылар җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде....